» Материалы за Август 2015 года

Тарихыбыз һәм киләчәгебезгә битараф булмаска

№99 11033 | 29-08-2015, 11:50 | --- | Просмотров: 370 | Комм.: 0
Тарихыбыз һәм  киләчәгебезгә битараф булмаска
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең быел июньнән тормышка ашырыла башлаган “Реаль эшләр” проекты районыбыздагы берничә авыл биләмәсендә җәелдерелде, дип белдергән идек инде. Чакмагыш авылында Җиңү паркын модернизацияләү максатында башкарыласы эшләрнең смета бәясе 700 мең сумга баса.



Аналарча хәстәрлек белән

№99 11033 | 29-08-2015, 11:45 | Төрлесеннән | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Билгеле булуынча, 13 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә авыл Советлары авыл биләмәләре депутатларын сайлаячакбыз. Әлеге мөһим сәяси кампания турында халык ихтирамын яулап эшләгән Совет ветераннары белән әңгәмәләребезне дәвам итәбез. Дистә елга якын Яңа Коты авыл Советы биләмәсе рәисе вазифасында халык мәнфәгатьләре сагында торган хөрмәтле ветеран Фәридә Нәүфәл кызы Латыйпова хәбәрчебезнең сорауларына җавап бирә.



Иң лаеклыларга тавыш бирелсен

98 (11032) | 27-08-2015, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 363 | Комм.: 0
Сайлау-2015
Иң лаеклыларга тавыш бирелсен
Билгеле булуынча, 13 сентябрьдә авыл Советы авыл биләмәләре депутатларын сайлау үтәчәк. Әлеге чараның халыкка никадәр мөһим булуы турында безнең хәбәрчебез ике дистә ел Юмаш авыл Советы авыл биләмәсен җитәкләгән хезмәт ветераны Геннадий Тихонов белән әңгәмәләшә.



Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык

97 (11031) | 25-08-2015, 15:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 403 | Комм.: 0
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да уракның кызган мәле. Игене өлгергән басуларда кемузардан эш кайный. Хуҗалыкның баш агрономы Азат Гайсин белдерүенчә, 24 августка 1370 гектар мәйданнардагы бөртеклеләр тезмәләргә салынып, 1231 гектарыннан барлыгы 37076 центнер ашлык җыеп алынган. Гектар куәте уртача 25 центнер тәшкил итә.



Нәтиҗәләрне барлап, максатлар билгеләп

97 (11037) | 25-08-2015, 15:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 435 | Комм.: 0
Нәтиҗәләрне барлап,  максатлар   билгеләп
Яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калды. Тиздән мәктәпләр, балалар бакчалары балаларның шат тавышларына күмеләчәк. Мәгариф хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куелды, максатлар билгеләнде.Үткән уку елы нәтиҗәләре, яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре турында безнең хәбәрчебез белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева әңгәмәләште.



Балалар мәйданчыгы булдырылачак

96 (11030) | 22-08-2015, 13:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 387 | Комм.: 0
“Реаль эшләр” проекты: халык өчен эшләргә
Балалар мәйданчыгы булдырылачак
Быел июнь аеннан башлап республикабызда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк булекчәсе “Реаль эшләр” проектын гамәлгә ашыра башлады. Һәр торак пунктында кичекмәстән хәл итүне таләп иткән проблемалар булуын һәм шуларны тормышка ашырганда муниципалитетларга аерым ярдәм күрсәтүне үз эченә алган әлеге проект күптән түгел Пермь шәһәрендә үткән “Бердәм Русия” партиясенең төбәкләрдәге башкарма комитетлары җитәкчеләре киңәшмәсендә югары бәһа алды. “Реаль эшләр” проектының эшче төркеме бүген барлык районнарда да эшли.



Алдынгылык җиңел килми ул

96 (11030) | 22-08-2015, 13:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 380 | Комм.: 0
Алдынгылык җиңел килми ул
“Герой” кооперативы – 9248 гектар гомум мәйданы булган зур хуҗалык. Шул исәптән сөренте җирләре 6391 гектарны били. 2006 елдан башлап кооперативка авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов җитәкчелек итә.