» Материалы за Октябрь 2015 года

Яңа шартларда яңа дәрт белән

127 (11061) | 31-10-2015, 15:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 372 | Комм.: 0
Яңа шартларда яңа дәрт белән
“Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының күптән түгел генә сафка кертелгән Рапат токымчылык-репродукция заводы статусына ия фермасында мал кышлату барышы белән танышу ниятендә анда юлландык. Июль аенда үткән “Басу көне-2015” республика семинар-киңәшмәсендә катнашучылар үз күзләре белән күргән сокланырлык шартлар тудырылган фермада бүген чын мәгънсендә хезмәт дәрте кайный.



Янгыннардан гади кагыйдәләр саклый

127 (11061) | 31-10-2015, 15:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 299 | Комм.: 0
21 октябрьгә тупланган мәгълүматлардан күренүенчә, районда ел башыннан алып 30 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 6 миллион сумнан артык зыян килгән. Ут чыгу нәтиҗәсендә 6 торак йорт, 16 каралты-кура, 1 административ бина һәм 3 автотранспорт чарасы тулысынча янды яки өлешчә зарарланды. Иң кызганычы, янгыннарда 4 кешенең гомере өзелде, алар арасында бер бала да бар иде. Янгыннарны сүндергәндә 16 миллион сумлык матди байлык саклап калынды.



Техник прогресс юлыннан

126 (11060) | 29-10-2015, 10:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 336 | Комм.: 0
Техник прогресс юлыннан
Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Зәки улы улы Хәмитов мәгариф хезмәткәрләренең Нефтекама шәһәрендә үткән август киңәшмәсендә югары уку йортлары мәйданчыклары булдырып, робот белән эш итү техникасына җитди игътибар бүлү, булачак инженерлар, программистлар әзерләү таләпләре куйды.



“Ислам нуры” эшчәнлеген башлый

126 (11060) | 29-10-2015, 10:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
“Ислам нуры”  эшчәнлеген башлый
Елдагыча, көзге эшләр тәмамлангач, район үзәгендәге “Бикә-Әдһәм” мәчетендә “Ислам нуры” түгәрәге эшчәнлеген дәвам итә. Ничә яшьтә булуына карамастан, хак динебез нигезләрен үзләштерергә, гарәп хәрефләрен танырга һәм намаз укырга өйрәнергә теләгән һәр райондашыбыз өчен ишекләребез ачык.



Басма матбугатка ихтыяҗ зур

125 (11059) | 27-10-2015, 11:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 382 | Комм.: 0
Абунәчеләр көне тәэссоратлары
Басма матбугатка ихтыяҗ зур
Район үзәгендә, алдан хәбәр ителгәнчә, Абунәчеләр көне 23 октябрьдә үзәк базарда оештырылды. Анда “Кызыл таң”, Өмет”, “Тулпар”, “Әллүки”, “Тамаша”, “Шоңкар” һәм башка республика матбагалары вәкилләре белән берлектә район “Игенче” һәм “Сакмагош саткылары” гәзитләре хезмәткәрләре дә гәзит укучылар белән турыдан-туры аралашты, аларга үзләре яратып укыган басмаларга киләсе елга да язылып куярга форсат тудырдылар.



Кыска хәбәрләр

125 (11059) | 27-10-2015, 11:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 312 | Комм.: 0
26 октябрь көнне янә сигез егетебез армия сафларына юл тотты. Бу көнне туганнары, якыннары Иске Калмаш авылыннан Илдус Ханнанов, Рапаттан Эмиль Гыйззәтуллин, Чакмагыштан Самат Галимов, Илнур Әминев, Роман Сабиров, Денис Хәсәнов, Илдар Гаетбаев, Илнур Шәриповны Ватан алдында хәрби хезмәт бурычын үтәргә озаттылар. Район хәрби комиссариаты начальнигы Альберт Хәбиров аларга изге теләкләрен җиткереп, хәерле юллар теләде, имам-мөхтәсиб Галим Шакиров егетләрнең әти-әниләре, туганнары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, дога кылды.



В Чекмагушевском районе вынесен приговор по факту незаконной рубки лесных насаждений

27-10-2015, 10:56 | Кеше һәм хокук | Просмотров: 369 | Комм.: 0
b]Приговором суда житель Чекмагушевского района осужден по ч. 1 ст. 260 УК РФ (незаконная рубка лесных насаждений).[/b]
В суде установлено, что в августе 2015 житель района не имея разрешительных документов на порубку деревьев, находясь в лесном массиве, расположенном в Чекмагушевском районе, используя бензопилу, умышленно совершил незаконную рубку сырорастущих деревьев породы «дуб», нарушив тем самым стабильность окружающей среды и ее природно-ресурсного потенциала - дикорастущей флоры.