» Материалы за Декабрь 2015 года

Яхшылар үрнәге маяк булсын!

150 (11084) | 29-12-2015, 12:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 352 | Комм.: 0
Яхшылар үрнәге маяк булсын!
Район хезмәтчәннәре 2016 елны күтәренке кәеф белән каршылый. Һәр тармакта да республика күгендә маяк булып балкырлык күркәм эшләр бар. Иген культуралары уңышы белән сөендерде.
Әле җир йокыда, әмма игенчеләр күңелендә яз – алдагы уңыш өчен хәстәрлек күрә ул. Бүген төп хезмәт фронты терлекчелек фермаларында. Кышлату сезоны ничек бара? Тармак эшчәннәре елны нинди уңышлар белән каршылый? Кайда, нинди яңалыклар булган һәм, әлбәттә, кайсы хуҗалыкларда сүлпәнрәк эшләүгә юл куелган, мөмкинлекләр кулдан ычкындырылган, алга китү юллары бар – барчасын барлау, уртага салып сөйләшү, алдагы елга план-максатлар билгеләү өчен 26 декабрьдә семинар-киңәшмәгә җыелдылар.



Балачакның могҗизалы бәйрәме

149 (11083) | 26-12-2015, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 322 | Комм.: 0
Балачакның могҗизалы бәйрәме
Кичә, 25 декабрь көнне, Балалар иҗат үзәгендә муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысына төрле мәктәпләрдән укуда, спортта, иҗатта алдынгы егетләр һәм кызлар җыелды. Биредә алар өчен күңелле җыр-биюле «Чуртан әмере, Яңа ел теләге буенча” исемле рус халык әкиятенең хәзерге заман ритмнары белән эшкәртелгән могҗизалы күренеше каршы алды.



Изгелек кылып яшик

149 (11083) | 26-12-2015, 10:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 350 | Комм.: 0
Изгелек кылып яшик
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең аерым бер дөньясында яшәргә тиеш түгел. Инвалидлар да сау-сәламәт булган балалар белән бертигез шартларда белем алырга, алар кебек яшәргә хокуклы.
Безнең районда да халыкны социаль яклау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ныклы эш алып барыла. Күптән түгел алар инвалид балаларны район үзәк китапханәсенә “Әкият дөньясына сәяхәт” дип аталган чарага алып барды.



Котлыйбыз!

148 (11082) | 24-12-2015, 10:09 | Котлаулар | Просмотров: 460 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
Электр энергетикасы тармагын үстерүгә керткән зур өлеше, югары һөнәри күрсәткечләргә ирешкәне өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Энергетиклар көне уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән “Башкортстанның энергия бүлеп сату компаниясе” җәмгыятенең Октябрьский районара бүлекчәсенең Чакмагыштагы участогының энергия бүлеп сату инженеры ТИМУР ЮНИР УЛЫ БӘДРЕТДИНОВ “РусГидро” энергия бүлеп сату компаниясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.



Янә алты райондашыбыз бүләк отты

148 (11082) | 24-12-2015, 09:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 425 | Комм.: 0
Абунәчеләр лотереясы
Янә алты райондашыбыз бүләк отты
Алдан хәбәр итүебезчә, декабрь аенда һәр атнаның дүшәмбе көнендә “Игенче” гәзитенә алдагы атнада язылган әбүнәчеләребез арасында “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе әзерләгән бүләкләрдән лотерея отышлары үткәрелә.



Кайда син, әни, кайда син, әти?! «Әнием» дип кемнәргә әйтим?

148 (11082) | 24-12-2015, 09:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 430 | Комм.: 0
“Шәфкатьлелек” акциясе
Кайда син, әни, кайда син, әти?! «Әнием» дип кемнәргә әйтим?
Мондагы сабыйларның күзләре моңсу, сагышлы, алар яшьтәшләре кебек елмаймыйлар да, кемгәдер сыенырга да тырышмыйлар, иркәләүне дә көтмиләр. Моңсу күз карашларын төбәп, кешеләрне, тәрбиячеләрне күзәтәләр. Әлбәттә, биредәге тәрбияче апалары аларны иртән башларыннан сыйпый, итәгенә утыртып сөя. Ә балалар кулга алып иркәләүгә ничектер ышанычсыз карый.



Вазих Исхаков исеме мәңгеләштерелде

147 (11081) | 19-12-2015, 15:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 413 | Комм.: 0
Вазих Исхаков исеме мәңгеләштерелде
11 декабрь көне районыбыз тарихына тагын бер бит өстәде. Тайняш авылында зур вакыйга – Вазих Исхаков истәлеген мәңгеләштерү — мемориаль такта ачу тантанасы булды.