» Материалы за Август 2016 года

Кыска хәбәрләр

30-08-2016, 10:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 191 | Комм.: 0
Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Татарстанда күчмә семинар оештырды. Милли мәдәниятнең көнүзәк темалары буенча фикер алышулар өч көн дәвам итте. Башкортстан вәкилләре күрше төбәктә “Авыл клубы” программасы чикләрендә төзелгән объектларга барып, күп функцияле үзәкләрнең эше белән танышты. Алабугада кунакларга авыл туризмы үсеше турында сөйләделәр. Дүшәмбе көнне “Казан Кремле” музеена экскурсия оештырылды. Шул ук көнне кич Татарстан Мәдәният министрлыгында күчмә семинар нәтиҗәләре барланды, ике республика арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралды.



Изгелекле һөнәр иясе

98 (11180) | 30-08-2016, 09:58 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 286 | Комм.: 0
Изгелекле һөнәр иясе
Ветеринариядә очраклы кешеләр эшли алмыйдыр, мөгаен. Авырлыгы да, җаваплыгы да бар бу хезмәтнең. Иң мөһиме — төпле белемгә ия булу һәм аны файдалана белү, камиллеккә омтылу кирәк.
Бу изге, игелекле һөнәрне үз иткәннәр гомер буена аңа тугрылыклы кала. Коллектив башлыча шушы тынгысыз да, мәшәкатьле дә һөнәрне сайлап, эшен намус белән башкаручылардан тора



Буа буенда өмә үтте

98 (11180) | 30-08-2016, 09:47 | Төрлесеннән | Просмотров: 222 | Комм.: 0
Буа буенда өмә үтте
Русия буенча игълан ителгән “Хыялдагы илем” акциясе кысаларында район үзәгендә экологик өмә оештырылды. Чакмагыш буасы буйлары тазартылды. Өмәдә үз җирен сөйгән, аны һәрвакыт матур итеп күрергә теләгән ватанпәрвәрләр катнашты дисәк, урынлы булыр. Ә менә чүпләүчеләр юк иде.
Җаваплылылыгы чикләнгән “Землемер” җәмгыяте, район элемтә узелы, Русия почтасы, үзәк китапханә, физкультура-савыктыру комплексы, мәшгульлек үзәге коллективлары активлык күрсәтте. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хезмәткәрләре эшне башлап, оештырып йөрде, хәтта икенче көнне үзләре генә дә өмә ясап, калган чүп-чарны җыйды.



Тырышып эшләдек тә, күңелле яшәдек тә

29-08-2016, 10:03 | Төрлесеннән | Просмотров: 207 | Комм.: 0
Тырышып эшләдек тә, күңелле яшәдек тә
Ил Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Указлары нигезендә 2016 ел – Кино елы дип игълан ителде.
Шуңа бәйледер, мөгаен, быел “Культура” каналыннан һәм башкалардан югары әхлак сыйфатларын тәрбияләүче совет чорында төшерелгән фильмнарны, артистларның тормышы һәм иҗатлары турында сөйләгән тапшыруларны күбрәк күрсәтә башладылар. Без, сугыш чоры балалары, шушы фильмнарны карап тәрбияләндек, дөреслек төшенчәсен алга алып, намус белән яшәргә, эшләргә омтылдык һәм шулай яшибез дә.



Хәвефсезлек атналыгы үткәрелә

97 (11179) | 29-08-2016, 09:53 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 260 | Комм.: 0
Август ае – басу-кырларда урып-җыю эшләренең иң киеренке вакыты. Заман таләп иткәнчә, хәзер һәр эшкә куәтле техника җәлеп ителә.
Әлбәттә, аның саны да ел саен артып тора. Әмма эшләрне механизм-корылмалар ярдәмендә башкару никадәр генә уңайлы булмасын, махсус хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәмәгәндә, техника кешеләр гомере һәм сәламәтлегенә кайтарып ала алмаслык зыян салырга да мөмкин. Агымдагы елның 1 августыннан 19 август көненә кадәр үткән вакыт аралыгында Башкортстан Республикасы территориясендәге хуҗалык-оешмаларда эшләр башкарганда 11 юл-транспорт вакыйгасы һәм бәхетсезлек очрагы теркәлгән.



Бөртеклеләр урагы тәмамлана

97 (11179) | 29-08-2016, 09:50 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 254 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, бөртеклеләр һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланып килә. 26 августка сугып алынырга тиешле барлык мәйданнарның (45963 гектарда) 96,1 проценты үтәлде. Дистәләгән хуҗалыкта урак тәмамланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятендә (73,3 процент), “Үзәк” МТСының “Знамя” (82,6), Хуҗин исемендәге (89,6) бүлекчәләрендә, “Октябрь” кооперативында(90) уңышы җыелмаган мәйданнар бар әле. Иң күп иген мәйданнары (16175 гектар) “Базы” кооперативында. Бүгенге көнгә хуҗалыкның 569084 центнер ашлыгы бар. Геройлылар үткән ел 74 мең центнер иген сугып алса, быел тулай җыемны 82691 центнерга җиткерделәр.



Шәхесне социальләштерү максатын куеп

96 (11178) | 25-08-2016, 09:59 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 293 | Комм.: 0
Шәхесне социальләштерү максатын куеп
Башкортстан республикасының Конгресс-Холл бинасында 8 августтан12 августка кадәр мәгариф хезмәткәрләренең ел саен уза торган август киңәшмәсе үтте. Ул быел “ Мәгариф системасы – шәхесне социальләштерү үзәге” дип исемләнде.
Районда укытучыларның август киңәшмәсе 24 августтан 26 августкача дәвам итәчәк. Бу өч көндә мәгариф хезмәткәрләре фикер алыша, педагоглар секцияләргә бүленеп, узган уку елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясый, яңа уку елына бурычлар билгели.