» Материалы за Апрель 2017 года

Күргәзмәгә килегез!

№ 47 - 48 (11298 - 11299) | 29-04-2017, 08:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 123 | Комм.: 0
Күргәзмәгә  килегез!
Һәр елны март аенда башкалада “Уфа.Ладья. Арт. Ремесла. Сувениры” дип аталган күргәзмә үтә.
Районыбыз осталары анда һәрчак актив катнаша. Быел бу чара аларга тагын да зуррак уңыш китерде. Фируза Сираеваның элмәкле энә белән бәйләгән әйберләрен, Зөлфия Тимергалиеваның “Су юлы”, “Авыл өе”, “Икмәк-тоз” дип исемләнгән, фольклор темасына чигеп төшерелгән картиналарын, Гөлфия Потапованың бисердан эшләнгән композицияләрен, Снежана Ардуванованың “Кышкы рәсемнәр”, “Самавыр янында”, “Балачак исләре”, “Бирнә”, Айгөл Кудрявцеваның “Чигүче” картинасы, курчаклар сериясе, “тамга” куелып, зур бәһа алып кайтты.



Районыбызны тагын да матурлыйк!

№ 47 - 48 (11298 - 11299) | 29-04-2017, 08:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 120 | Комм.: 0
Районыбызны тагын да матурлыйк!
Экология елы кысаларында 17 апрельдән 17 майга кадәр районда Тирә-як мохитне саклау буенча экологик марафон үтә.
Чарада уку йортларында белем алучы укучылар һәм студентлар, предприятие, учреждение, оешмалар, җәмәгать берләшмәләре коллективлары һәм район халкы катнаша. Марафон расланган чаралар планы буенча үткәрелә.



Белемнәрен хезмәттә сыныйлар

№ 47 - 48 (11298 - 11299) | 29-04-2017, 08:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 94 | Комм.: 0
Илдә нинди генә үзгәрешләр булмасын, авыл халкы үзенчә яши: терлек үрчетә, иген үстерә, гаиләсен тәэмин итә, ил табыны муллыгына өлешен кертә.
Игенче хезмәте мәңгелек. Чөнки иртән торсаң — икмәге, ите-сөте кирәк. Механизатор олы хөрмәткә лаек. Һөнәрчелек лицеенда укучы ватанпәрвәр яшьләребезгә дә: “Афәрин, егетләр, туган илебезнең куәтен, җиребезнең бәрәкәтен арттыру юлында уңышлар сезгә!”, – дибез.



Ярминкә 1 майда үтәчәк

№ 46 (11297) | 27-04-2017, 09:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 103 | Комм.: 0
Гәзитебезнең 25 апрельдә дөнья күргән 45нче санында: “Бәйрәм ярминкәсе шимбә, 29 апрельдә үтәчәк”, – дигән хәбәр бастырган иде муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге.
Район үзәгендә Яз һәм Хезмәт бәйрәмен зурлап билгеләп үтү максатында ярминкә дүшәмбе, 1 майга күчерелде, үткәрү һәм башлану вакыты да, катнашучылар исемлеге дә үзгәрмәде.



Район бюджеты үтәлеше турында

№ 46 (11297) | 27-04-2017, 09:51 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 102 | Комм.: 0
25 апрельдә муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының “2016 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында”гы карары проектын күмәк халык катнашлыгында тикшерү үтте.
Анда муниципаль район Советы һәм хакимияте вәкилләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, бюджет, салымнар, икътисади үсеш, милек һәм инвестицияләр салу сәясәте мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе әгъзалары, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар – барлыгы 32 кеше катнашты.



Җиңү бәйрәмен каршылап

№ 46 (11297) | 27-04-2017, 09:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 105 | Комм.: 0
Җиңү бәйрәмен каршылап
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын районыбызда билгеләп үтү максатында Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең агымдагы елның 10 апрелендә 199 санлы карары дөнья күрде.
Карарга ярашлы хакимият баш-лыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюков рәислегендә 20 вазифалы кешене берләштерүче оештыру комитеты расланды, бәйрәм чаралары үткәрү билгеләнде.



Өлкәннәргә кадер һәм хөрмәт

45 (11296) | 25-04-2017, 09:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 106 | Комм.: 0
Өлкәннәргә кадер һәм хөрмәт
Кичә, 24 апрельдә, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чираттагы тапкыр гражданнарны шәхси сорау-үтенечләре буенча кабул итте.
Бу көнне аңа барлыгы 23 райондашыбыз мөрәҗәгать итеп, үзен борчыган проблемаларны җиткерде, күптән хәл ителми килгән мәсьәләләренә канәгатьләнерлек җаваплар алды, берничәсе исә урында ук хәл ителде.