» Материалы за Май 2017 года

Герб и флаг Чекмагушевского района

30-05-2017, 19:55 | Төрлесеннән | Просмотров: 106 | Комм.: 0
Герб и флаг  Чекмагушевского района
Флаг Чекмагушевского района утвержден решением Совета муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан от 28 июня 2006 года № 91. Флаг внесён в Государственный геральдический регистр Российской Федерации под № 3233, а также - в Государственный регистр символики в Республике Башкортостан под №062. Автор - Салават Гилязетдинов. Описание флага:"Прямоугольное полотнище синего цвета с соотношением ширины к длине 2:3, воспроизводящее композицию герба Чекмагушевского района в синем, белом и желтом цветах".



Гомерләренә җитәрлек чагу истәлек булып уелып калды

№ 62 (11313) | 30-05-2017, 10:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 68 | Комм.: 0
Гомерләренә җитәрлек чагу истәлек булып  уелып  калды
Рапат урта мәктәбен тәмамлаучы 5 кыз һәм 2 егет өчен дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гомерләренә җитәрлек чагу истәлек булып уелып калгандыр.
Тантананы ачып, мәктәп директоры Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина өлкәннәр тормышына аяк басучы тантана геройларын, укытучылар коллективын, ата-аналарны ихлас йөрәктән котлады һәм укуда, җәмәгать эшләрендә аерылып торган укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм Дипломнар тапшырды. Әлеге бүләкләрнең зур күпчелеге быелгы унберенчеләргә бирелү аларның мәктәп, авыл тормышында никадәр зур роль уйнавын дәлилләде.



Басуларда үсентеләр күтәрелә

№ 62 (11313) | 30-05-2017, 10:08 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 103 | Комм.: 0
Бүгенге көнгә район буенча 55980 гектарда (барлык чәчеләсе мәйданнарның 92,8 процентында) иртә культуралар урнаштырылды. Иң күп чәчелгән басулар (15692 гектар) – “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында. “Заря” хуҗалыгында иртә культуралар чәчүне беренче-ләрдән булып төгәлләделәр.
Район буенча көнбагыш 2732 (планга карата 87,3 процент), шикәр чөгендере 3146 (95,4) гектар чәчелде. Мал азыгы культуралары үстерүгә игътибар арта. Быел 6076 гектарда силос өчен кукуруз үстерү планлаштырылды. Хәзер бу мөһим эш төгәлләнеп килә. “Базы” кооперативында 1300 гектарга урнаштырып, планны 100 проценты белән үтәделәр. “Герой” һәм “Алга” хуҗалыкларында да кукуруз зур мәйданнарны били.



Җәйге мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк!

№ 62 (11313) | 30-05-2017, 10:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 70 | Комм.: 0
Районның терлекчелек тармагы эшчәннәре, җәйге мөмкинлекләрне файдаланып, сөт муллыгына ирешүне максат итеп куйды.
Яланнарга-җәйләүләргә чыгу белән һәр сыердан сөт савып алу күрсәткечләре арта башлады. Әле район буенча 22 килограммга җитә. Узган ел бу чорда 20,6 килограмм иде. Һәр сыердан иң югары савым – 27 килограмм — “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында. “Базы”, “Октябрь” кооперативларында, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә, МТСның “Знамя” бүлекчәсендә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда савымны 2 килограммнан күбрәккә арттырдылар.



Сабан туе – 10 июньдә

№ 61 (11312) | 29-05-2017, 09:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 89 | Комм.: 0
Сабан туе  –  10 июньдә
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең традицион халык бәйрәмен – сабан туен быел да оешкан рәвештә үткәрү максатында муниципаль район хакимиятенең агымдагы елның 12 маенда 268 санлы карары дөнья күргән иде. Быел язгы кыр эшләренең табигать көйсезлекләре аркасында соңрак башлануын, шул сәбәпле язгы чәчү кампаниясенең беркадәр сузыла килүен, шулай ук һава торышын исәпкә алып, республика җитәкчелеге белән килешеп, “Сабан туе – 2017” бәйрәмен республика Башлыгы карарында билгеләнгәнчә 3 июньдә түгел, ә 10 июньдә үткәрергә карар ителде.
Халык бәйрәме һәр елдагыча Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы мәйданда үтәчәк. Шушы көнне район хуҗалыкларында язгы басу эшләренә һәм мал кышлатуга, авыл биләмәләрендә янгыннарга каршы күрелгән чараларга йомгак ясалачак, хезмәтендә зур уңышларга ирешкән алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы оештырылачак.



Яшьлек һәм бию тантанасы

№ 61 (11312) | 29-05-2017, 08:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 97 | Комм.: 0
Яшьлек һәм бию тантанасы
25 майда район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.
Мәктәп еллары, балачак белән хушлашу билгесе булган әлеге шатлыклы да, берникадәр моңсу да бәйрәмне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен гомерлеккә истә калырлык итеп оештыруга район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. 2012 елда “Уфанет” компаниясе башлангычы белән республикада тәүге тапкыр чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Язгы бал” бию бәйрәме үткәрелгән иде. Матур традициягә әверелгән бу башлангычка, республиканың башка шәһәрләре белән беррәттән, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Радик Габделфәрит улы Әмирханов тәкъдиме һәм муниципаль район хакимияте, мәгариф бүлеге ярдәме белән үткән 2016 елда безнең район да кушылды.



Икенче отыш уйнатылды

№ 60 (11311) | 25-05-2017, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 73 | Комм.: 0
Икенче отыш уйнатылды
23 май көнне бер атна дәвамында агымдагы елның икенче яртыеллыгына гәзитебезгә язылу турындагы квитанцияне тутырткан 31 әбүнәчебез арасында бу язылу кампаниясенең икенче отышын уйнаттык.
Бәхетле отыш ияләрен үзе дә редакциягә гәзиткә язылырга килгән район үзәгенең Азатлык урамында яшәүче Тимерҗан Хәбиров билгеләде. “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты тарафыннан җибәрелгән призларның алтысы түбәндәгечә бүленде.