Осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар

71 (11321) | 20-06-2017, 09:46 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 59 | Комм.: 0
Осталыкларын  күрсәттеләр,  тәҗрибә уртаклаштылар
Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә савучыларның район ярышы үткәрелде. Иртә белән хуҗалыкның җәйге лагерына барлык хуҗалыкларның да (һәр терлекчелек фермасыннан) катнашучылар, тармак белгечләре, баш ветеринария табиблары, зоотехниклар, лаборантлар җыелды.



Камиллекнең чиге юк

67 (11317) | 13-06-2017, 09:18 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 75 | Комм.: 0
Камиллекнең  чиге юк
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативының Үзмәш сөтчелек фермасы җәйләвендә сыер һәм таналарны ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсы үткәрелде. Анда барлык хуҗалыкларның да ясалма орлыкландыру техниклары, баш зоотехниклары, баш ветеринария табиблары һәм токымчылык белән шөгыльләнүче фермаларның зоотехник-селекционерлары катнашты.
Чараны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов һәм Юмаш авыл биләмәсе башлыгы Елена Степановна Семенова катнашты.



Югары продуктлылык азык сыйфатына бәйле

№ 64 (11315) | 5-06-2017, 08:37 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 87 | Комм.: 0
Югары продуктлылык   азык  сыйфатына бәйле
Терлекчелек тармагында эшчәнлекне үзбиеклегендә оештырыйм, гомумән, сөт һәм ит җитештерүне арттырыйм, дисәң – беренче чиратта ныклы азык базасы туплануы шарт.
Шуңа да мал азыгы хәзерләүчеләр алдына җитди бурычлар куела. Ә бурычларны үтәү өчен тиешле техника, авыл хуҗалыгы машиналары кирәк. Быелгы ел үзенчәлекле, мондый шартларда хезмәтне ничек оештырырга? Ничек итеп сыйфатлы мал азыгын күбрәк туплап калырга? Менә шушы мәсьәләләрне хәл итү, киңәшләшү өчен Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында семинар-киңәшмә оештырылды. Муниципаль районның хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, зоотехниклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре чакырылды.



Басуларда үсентеләр күтәрелә

№ 62 (11313) | 30-05-2017, 10:08 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 103 | Комм.: 0
Бүгенге көнгә район буенча 55980 гектарда (барлык чәчеләсе мәйданнарның 92,8 процентында) иртә культуралар урнаштырылды. Иң күп чәчелгән басулар (15692 гектар) – “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында. “Заря” хуҗалыгында иртә культуралар чәчүне беренче-ләрдән булып төгәлләделәр.
Район буенча көнбагыш 2732 (планга карата 87,3 процент), шикәр чөгендере 3146 (95,4) гектар чәчелде. Мал азыгы культуралары үстерүгә игътибар арта. Быел 6076 гектарда силос өчен кукуруз үстерү планлаштырылды. Хәзер бу мөһим эш төгәлләнеп килә. “Базы” кооперативында 1300 гектарга урнаштырып, планны 100 проценты белән үтәделәр. “Герой” һәм “Алга” хуҗалыкларында да кукуруз зур мәйданнарны били.



Җәйге мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк!

№ 62 (11313) | 30-05-2017, 10:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 70 | Комм.: 0
Районның терлекчелек тармагы эшчәннәре, җәйге мөмкинлекләрне файдаланып, сөт муллыгына ирешүне максат итеп куйды.
Яланнарга-җәйләүләргә чыгу белән һәр сыердан сөт савып алу күрсәткечләре арта башлады. Әле район буенча 22 килограммга җитә. Узган ел бу чорда 20,6 килограмм иде. Һәр сыердан иң югары савым – 27 килограмм — “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында. “Базы”, “Октябрь” кооперативларында, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә, МТСның “Знамя” бүлекчәсендә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда савымны 2 килограммнан күбрәккә арттырдылар.



Сөт муллыгына ирешәләр

№ 59 (11309) | 23-05-2017, 09:16 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 80 | Комм.: 0
Бу чорда һәр көнне район буенча 1564 центнердан артык (былтыргыдан 76 центнерга күбрәк) сөт җитештерелә, һәр сыердан тәүлегенә 21,5 (2016 елда 20 килограмм булган) килограмм сөт савыла. Тулай сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткеч – 466 центнер (2016 елда – 399 ц.) “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында. Һәр сыердан көненә иң күп сөтне (27 килограмм) “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында алалар.



Уңышлы тәмамланачак

№ 59 (11309) | 23-05-2017, 09:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 84 | Комм.: 0
Уңышлы тәмамланачак
Район буенча иртә культуралар чәчү тәмамланып килә.
22 майга 30мең гектардан артык мәйданга (планга карата 89,2 процент) бөртекле һәм кузаклы культуралар урнаштырылды. Шул исәптән бодай – 15568, арпа 11 мең гектарга якын. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүне тәүгеләрдән булып тәмамладылар. Зарялылар басу эшләрен оешканлык белән дәвам итә, кыска срокта 130 гектарда карабодай чәчтеләр.