+22 °С
Болытлы
Кыш көне боз аша җәяү йөрергә күнегүчеләрнең күбесе язгы боз яшергән куркыныч турында оныталар. Яз көне елга, буа, күл аша чыгу бик хәвефле. Шуны онытмагыз: елга агымы текә ярларны нык юа, шуңа күрә җимерелүләр дә булырга мөмкин. Кыялы ярлардан язгы бозга сокланудан сакланыгыз. Ташкын чоры бездән тәртип, саклык һәм бозда һәм суда үз-үзеңне тоту хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Исегездә тотыгыз! Бу вакытта боз китү чорында көймәләрдә, җилкәннәрдә йөзү тормыш өчен куркыныч!