Чакмагыш районы хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы Руслан Габдуллин, Чакмагыш районы хәрби комиссарының өлкән ярдәмчесе Михаил Фәйрушин, Яшьләр үзәге директоры Лиана Хәбибуллина, яшьләр эшләре буенча белгеч һәм бүгенге көндә Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче солдатның әнисе Ирина Мансурова булачак солдатларга хәер-фатиха бирделәр, уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр.
Артабан чара төрле хәрби-спорт ярышлары белән дәвам итте. Булачак Ватанны саклаучылар пневматик винтовкадан ату, аркылы борыста күтәрелү, автоматны сүтеп-җыю, гер күтәрү, противогаз киюдә көч сынаштылар.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.