+1 °С
Болытлы
Басу батырлары тракторларга зур-зур чәчкечләр тагып чәчүгә чыкты. Чәчү вакыты алар өчен олы сынау, уңышка нигез салу вакыты. Аңа безнең авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдан ук әзерләнде.Туфрак эшкәртү кораллары, чәчкечләр яхшылап карадылар. Ниһаять , шушы көннәрдә басулар өстендә тракторлар гөрелтесе таралды. Юмаш күпфункцияле авыл клубы хезмәткәрләре ул тавышка җыр- моң кушып җибәрде. Игеннәр уңышы мул булсын, дөньялар имин булсын дип теләкләр теләп, басу эшчәннәрен җыр белән тәбрикләделәр.