Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычында "Башкортостан ихаталары" программасы менә инде бишенче ел уңышлы тормышка ашырыла. Чакмагыш районы бу программада 2019 елдан бирле катнаша. Аның кысаларында район үзәгенең дүрт микрорайонында һәм Иске Калмаш авылындагы күпфатирлы йорт аллары тәртипкә китерелде. Быел "Башкортстан ихаталары" республика программасы кысаларында Тынычлык урамының 16,26 санлы йорт аллары төзекләндереләчәк. Әйткәндәй, эшләр башланды да инде. Биредәге территориягә асфальт салынып, балалар мәйданчыгы урнаштырылачак, кыскасы, монда яшәуче чакмагышлылар өчен уңай шартлар тудырылачак. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрдә район җитәкчесе Реканс Ямалеев язып чыкты. Фото чыганагы:https://vk.com/wall518905834_16262