ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель , 11:50

Бәхетемә үзем сукмак салдым

Кеше язмышлары бик катлаулы бит ул: якты дөньяга тәүге авазыңны салган көннән картлыгыңа җиткәнче ниләр генә күрмисең дә, ниләр генә кичермисең.

Бәхетемә үзем сукмак салдым
Бәхетемә үзем сукмак салдым

 Безнең чор кешеләре өчен сынауларның ниндиләре генә булмады. Һәр кешенең тормыш юлы — роман итеп язарлык, диюләре хактыр. Менә мин дә, агына караганда карасы, шатлыклары урынына кайгы-хәсрәтләре күбрәк булса да, киләчәккә өмет белән яшәп, бүгенге бәхетле олыгаю чорына җиттем. Иң мөһиме — намусымны борчып торган хәл-вакыйгалар юк, шунысы олы бәхет. Үземә авыр чаклар булса-булды, әмма кешегә зыян салмадым, хәтер калдырырлык сүзләр әйтүдән дә сак булдым. Мин, Наилә Зәкәрия кызы, 1938 елның апрелендә Аблай авылында уңганнар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз салганмын. Матур гына яшәп ятканда авылга вербовщик килә һәм кайбер гаиләләрнең язмышлары үзгәрүгә, авылны ташлап китүләренә сәбәпче була. Анда миңа нибары сигез ай гына тула әле. Бәхетемә үзем сукмак салдым Наилә Сөләйманова. Вербовщикның килүе нәтиҗәсез калмый: 1938 елда Аблай авылыннан берничә яшь гаилә — Рәшидә һәм Арслан Вәлиевлар, Гөлҗиһан белән Әһәлетдин Кәбировлар, Бәрдәсле авылыннан Рабига белән Сафиулла Вәкилевлар, Хәүлә белән Иргали Сөләймановлар Крым якларына юл тоталар. Чөнки анда яшәү шартлары чагыштырмача җиңелрәк була. Тормышлары җайланып кына килгәндә, үзләре совхозда эшләп, балалар яхшы гына укып йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтәй сугышка алына. Мин — тату гаиләдә көтеп алынган сабый, бик тә кадерле булдым. Баланы сагынгандыр инде, дип инәй мине өч мәртәбә әтәйне күрергә алып бару җаен тапкан. Мин дә бу мизгелләрне төш кебек кенә булса да хәтерлим әле. Күз алдымнан зур машиналар танклар төяп, сугыш барган якларга китәләр. Инәй дә аларга утырып йөргәндер инде. Миңа кулъяулык тоттыра да: «Шуны болга, бәләкәй кешегә туктыйлар», — ди. Бу сүзләре, 86 яшькә җитсәм дә, бүгенгедәй хәтердә. Ерак китмәгәнбездер, күрәсең, бер бик матур яланда инәй белән җитәкләшеп басып торганым, аның: «Солдатлар төшке ашка киләләр, әтәң дә килеп җитәр инде”, – дип өметләнгәне, “Килеп җитмәде инде”, – дип борчылганы да истә калган. Күрешү мөмкинлеге булмагач, башкача барып йөрмәгәнбез инде. Еллар үткәч, әтәй сөйләгәннән белдек: шул чакта “полуторка” машинаның шоферы чирләп китә, алыштырырга кеше булмый. Командир: «А ну-ка, Янгиров, трактор йөрткәч, машинаны да йөртә аласың инде», – дип аңа боерык бирә. Әтәйдән бер хат-хәбәр дә булмаган, ниләр күргәндер инде! 1945 елның декабрендә генә беренче һәм соңгы хаты килде, мин беренче сыйныфта укый идем. Сагынычлы юллардан соң: “Украинада илне төзекләндерәбез” ,— дип хатын тәмамлаган. Җиңү таңы тиз генә атмады. Куанычлы көннәргә килеп җиткәнче Кырым якларында кичергәннәребез турында истәлекләремне дәвам итәсем килә. Инәем, күп кенә башка гаиләләр белән (Кырым татарлары да була), килешү төзеп, совет малларын немец илбасарларына бирмәс өчен Олы җиргә алып чыгарга ризалаша. Без өч гаилә зур фургонны биләп барабыз. Ул чакта миңа— дүрт, энем Фәһимгә ике яшь була. «Чегән» дигән кино коточкыч вакыйгалар шаһиты булган балачагымны искә төшерә, шуңа да хәтер яңартканда фургонны Будулай арбасына ошатып сөйлим. Сабый гына булсак та, юл газапларына бирешмәгәнбез, чирләмәгәнбез. Ял итәргә туктаган вакытта өлкәннәр балаларны ашатып ала иде. Инәйнең: “Энеңә ашатырсың”, – дип мендәр астына прәник куйганы күз алдымда, атларга атланып малларны куалаганнары да хәтеремдә. Көндез урман эченнән, төнлә яланнан куалаганда интеккәннәрен инәй дә, озак еллар онытмыйча, әрнешеп сөйли иде. Кузгалган урыннан юлдагыларның хәлен — малларның сакланышын белешеп торганнардыр инде. Почтальон килә, дип шатланышып каршы алалар иде. Атналар дәвамында малларны паромнарга төяп су аша чыгаруның авырлыклары турында сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Чыгарып бетерергә өлгермәүләре, дошман самолетлары бомбага тота башлавы турында без үскәчрәк аңладык. Бәхеткә каршы, безнең паром коры җиргә исән-имин чыгып җиткән. Әмма калган паромнарга бомба төшеп, алар су астына киткән. Андагы куркынычны сөйләп аңлатырлык түгел: олылар кычкырыша, маллар суга сикерә, без, балалар, берни аңламыйча куркышып елыйбыз. Иксез-чиксез сулыкны (Керчь бугазыннан) имин чыкканнан соң, бәләкәй балалар, карт, хәлсезрәк хатын-кызлар тагын «Будулай арбасы»на төялдек. Өлкәннәр, малайлар, малларны ашата-ашата куалар. Башта бик авыр булды. Сугыш тавышлары ерагайгач, хәлләр җиңеләя төште. Юл буйлап җимерек авыллар кала. Бакчаларда виноградлар пешкән, карбызлар тәгәрәп ята. Балалар йөгерәйөгерә җимеш җыеп алып килә. Җәй буе шулай баралар. Кыш башланыр алдыннан гына Краснодар өлкәсендәге Тимашево районындагы бер авылга малларны кайтарып тапшыралар. Берничә гаилә шушы авылның ферма йортында кыш чыгып, малларны карыйлар.

Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында

Автор:Наилә Сөләйманова
Читайте нас: