1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә цивилизациябезнең тарихында иң зур радиацион экологик һәлакәт булды. Чернобыль атом электр станциясендә реактор шартлауга быел 38 ел тулды. Шул уңайдан Чакмагыш үзәк китапханәсенең уку залында “Чернобыльнең фаҗигасе һәм хәсрәте” дигән чара оештырылды. Чараны алып баручы Гөлнара Сәхибгәрәева Чернобыль фаҗигасенә багышланган әлеге чараны райондашыбыз Земфир Әхъяров иҗат иткән шушы шигырь юллары белән башлады. Анда Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы райондашларыбыз һәм һәлак булган ликвидацияләүдә катнашучыларның тормыш иптәшләре чакырылган иде. Алар белән очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Чакмагыш районының Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова, район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова, “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләмәсе җитәкчесе, “Чернобыль дәверенең сагышлы һәйкәле” китабы җыентыгы авторы Рәзифә Гали кызы Сәхапова, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев һәм Чакмагыш гимназиясенең 8В сыйныфы укучылары катнашты.
Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында