+1 °С
Ачык
“Җиңү диктанты” быел илебездә алтынчы тапкыр үткәрелә. Аның биремнәре Ленинград шәһәренең дошман камалышыннан азат ителүенә 80 ел тулуга , шулай ук совет гаскәрләренең СССР чикләренә чыгуына, фронтовик-язучыларның юбилейларына һәм Бөек Ватан сугышының башка истәлекле вакыйгаларына багышланды. Диктантның сораулары сигез телгә тәрҗемә ителде. Русиядән тыш, “Җиңү диктанты”н дөньяның алтмыш илендә 227 мәйданчыкта язалар.
Әлеге патриотик акциягә безнең район да актив кушылды. Диктант гимназия, Чакмагыш беренче һәм Имәнлекул урта мәктәпләрендәге мәйданчыкларда оффлайн форматында язылды.