ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель , 11:35

Фаҗига эзсез үтмәде

26 апрель – Чернобыль һәлакәтен искә алу көне

1986 елның 26 апрель көне мәңгелеккә кешелек тарихына кереп калды. Атом энергетикасы объектындагы иң куркыныч фаҗига – Припять шәһәре янындагы Чернобыль атом электр станциясендәге авария – кешелекнең атом дөньясы турындагы күзаллауларын үзгәртте. Әлеге шартлау нәтиҗәсендә реакторның актив зонасы тулысынча җимерелеп, радиоактив матдәләр һавага күтәрелде һәм киң мәйданнарга таралды. Бу авария атом энергетикасы тарихындагы иң эре техноген фаҗига дип бәяләнә. Ул һәлак булучылар санына да, икътисади зыянга да бердәй кагыла. Авариядән соң аның нәтиҗәләрен бетерү эшенә станция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр җәлеп ителә. Ярдәмнең икенче чираты май аенда килә. Нәкъ шул вакытта радиоактив матдәләрнең таралу күләмен киметү максатында атом станциясенең дүртенче блогын консервацияләү турындагы карар югары дәрәҗәдә кабул ителә. Үлемечле зонага хәрбиләр, Киев шәһәре милиционерлары, вертолетчылар, медицина хезмәткәрләре, шоферлар, шахтерлар, СССРның урта Машиналар төзү министрлыгы хезмәткәрләре, төзүчеләр, СССР Оборона министрлыгының хәрби төзүчеләр частьлары, химик гаскәрләр, Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре җибәрелә һәм илнең барлык төбәкләреннән ирекмән-доброволецлар килә. Бу эре техноген фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә безнең райондашларыбыз да катнашты. Ни кызганыч, үлемечле радиация аларның сәламәтлегенә дә йогынты ясамый калмаган, хәзер инде бу якташларыбызның байтагы арабызда юк. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына ярашлы, авария нәтиҗәләрен бетерүгә миллионнан артык кеше җәлеп ителә. 600 меңгә якын ликвидатор янгын сүндерә һәм территорияне тәртипкә китерә. Припять шәһәре янында дезактивация буенча 16дан 30 меңгә кадәр белгеч, 340 меңнән артык хәрби, 18,5 мең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм 7 меңнән артык радиология лабораториясе һәм санэпидстанция эшли. Белгечләр әлегә кадәр авариянең анык сәбәпләрен ачыклау буенча уртак фикергә килә алмыйлар. Төрле дәрәҗәдәге атом-төш энергетикасын өйрәнүче галимнәрнең фикер-фаразлары, гомумән алганда, бер-берсенә туры килә һәм авария хәленең анык барлыкка килү һәм артабангы шартлауга китереп җиткергән мәсьәләләрдә аерыла. Ничек кенә булмасын, Чернобыль атом-төш станциясендәге авария дөнья күләмендәге атом энергетикасына зур зыян китерә. 1986 елдан 2002 елга кадәр Төньяк Америка һәм Көнбатыш Европа илләрендә бер генә дә яңа атом электр станциясе төзелми. Бу тәү чиратта җәмәгать фикере басымына бәйле. СССРда берничә яңа АЭС төзелеше һәм проектлавы туктатыла, төрле республикаларда һәм өлкәләрдә эшләп торган атом станцияләрендә уннарча яңа энергоблок төзелеше “туңырыла”. Курчатов исемендәге институт президенты Михаил Ковальчук билгеләвенчә: “Тикшеренүләр сериясен үткәргәннән соң заманча атом электр станцияләренең хәвефсезлек системасында фактик үзгәрешләр барлыкка килде. Тәү чиратта хәвефсезлек өлкәсендә. Бу җәһәттән Чернобыль авариясе эзсез үтмәде”. СССРда барлык төр реактор корылмаларында атом-төш хәвефсезлеге торышына ревизия үткәрелә. Кайсыбер энергоблоклар эшләүдән туктатыла. Кыска вакыт эчендә РБМК тибындагы реакторларда катлаулы аварияләр барлыкка килү куркынычын искәртү өчен чаралар комплексы үткәрелә. Авария нәтиҗәләреннән алынган иң төп сабак – хәвефсезлекнең яңа концепциясенә күчү һәм илдәге барлык атом станцияләрендә дә барлыкка килергә мөмкин булган бөтен авария хәлләрен өстәмә өйрәнүләр һәм алардан чыгу юллары буенча өстәмә тикшеренүләр үткәрелә. Моннан тыш хәвефсезлек системалары төптән яңартыла. Бөтен шушы техник хәвефсезлек чаралары күрелгәннән соң реактор корылмасы һәм хәвефсезлек системаларының физик үзенчәлекләре шул дәрәҗәдә нык үзгәртелә, аларны хәтта чернобыль тибындагы РБМК реакторы дип әйтеп тә булмый. Моны чит ил белгеч-галимнәре дә раслый. Чернобыльдәге фаҗигадән соң автом станцияләрен урнаштыру критерийлары да үзгәрә. АЭС һәм АТЭЦлар иң якындагы торак пунтларга, мәдәният, сәләматлек саклау, милли ял зоналары, биосфера һәм тарихи урыннарга кадәр булырга тиешле ара да анык билгеләнә. Торак пунктларда яшәүче кешеләр һәм станциянең куәтенә карап, яңа төзеләчәк атом станцияләре өчен мәйдан 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләргә 25 чакырымнан ераграк зонада сайлана. Заман алга бара, атом энергетикасы да тукталып калмый, ул да үсә бара. Дөньяның әйдәүче 10 дәүләтендә бөтен атом электр энергиясенең 80 проценттан артык өлеше җитештерелә. Үсеп килүче илләрдә атом энергетикасы үсешенең күләмле программалары кабул ителгән. Шул ук вакытта Япониянең INES шкаласы буенча 7 дәрәҗә белән бәһаланган “Фукусима-1” атом станциясендә булган авария атом энергетикасы үсеше программаларының күләменә бер нинди дә йогынты ясамаган. Янә Чернобыль фаҗигасенә әйләнеп кайтыйк әле. Авариядән соң биш ел үткәч, 1991 елда СССР таркала. 1997 елда Чернобыль АЭСында реорганизация һәм аның “Энергоатом” оешмасының подразделениесенә кертү процессы башлана. 1997 елның 22 декабрендә 1нче энергоблок эксплуатациядән чыгарыла. 1999 елның 15 мартында 2нче энергоблок эшчәнлеге туктатыла. 2000 елның 15 декабрендә соңгы – 3нче энергоблок та сүндерелә. Шушы көннән Чернобыль атом станциясе энергия җитештерүдән туктый. Вакыт үтү белән шартлау эпицентрын каплап торган “Укрытие” дигән тимер-бетон саркофаг искерә, таушала башлый. Шуңа да 2010-нчы елларда икенче саркофаг төзелә. Бу юлы аны корычтан эшлиләр. Аны “Novarka” француз консорциумы төзи. Аркалы корылма иске саркофаг янында күтәрелә һәм 2016 елда домкратлар ярдәмендә реактор бинасы өстенә каплана. Шулай итеп эчендә җимерелгән реактор булган иске саркофагның өстен яңа, икенче саркофаг каплый. Әмма бу да проблеманы ахырынача чишү юлы түгел әле. Ул күп дигәндә тагын 100 ел гына аварияле блокны каплап тора алачак. Шуңа да беренче, “Укрытие” объектыннан радиоактив материалларны чыгарып, аларны “контрольдә тотарлык хәлгә” күчерү, яки аларны хәвефсез саклауга кую планлаштырыла. Металлдан эшләнгән арка түшәменә ике асылмалы кран урнаштырылган, алар читтән идарә ителә. Шулар ярдәмендә иске саркофагны сүтеп алу эшләре башкарылачак, дип көтелә.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: