Суганны шакмаклап турыйбыз, кишерне угыч аша чыгарабыз да, алтынсу төскә кергәнче, майда кыздырабыз. Йомырканы пешерәбез. Суынгач, шакмаклап турыйбыз. Яшел тәмләткечләрне, шул исәптән кузгалакны – юабыз, кычытканны кайнап торган суда 1–2 минут пешеклибез. Барысын да ваклап турыйбыз.
Кайнап торган шулпага (суга) бәрәңге турап салабыз. Кайнап чыккач, кыздырылган яшелчәне һәм йомырка өстибез. Бәрәңгесе пешкәч, яшел тәмләткечләр һәм кычыткан салабыз, тозлыйбыз-борычлыйбыз. Яшел тәмләткечләрне, кычыткан һәм кузгалакны пешермичә (юкса таркалып бетәчәк), кайнап чыккач ук уттан алабыз.
Ашны тәлинкәләргә бүлгәч, һәркайсына урталай бүленгән пешкән бытбылдык йомыркасын салып чыгарга мөмкин. Бик тәмле, матур һәм файдалы аш!
Чыганак: Ватаным Татарстан