+7 °С
Болытлы
"Яшел Башкортстан" акциясе чикләрендә соңгы берничә елда район территориясендә шактый мәйданнарда агач үсентеләре утыртылды. Бүген уздырылган өмәдә йөзләгән кеше катнашты.
Бу изге эшкә иртән-иртүк керештеләр. Яшелләндерү урынында 20 мең төп нарат үсентесе утыртылды. Акциядә башкалабыз Уфадан кайткан кунак: БР тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Николаевна Бурдюк катнашты. “Яшел Башкортстан. Хәтер бакчасы” республика экологик акциясендә катнашуыма мин бик шат. Туган республикабызның һәр төбәгендә үсентеләр утыртылып, гөрләп үсеп китсен, һаваларыбыз саф, илләребез тыныч булсын, балаларыбыз һәм оныкларыбызга матур, имин дөньяларда яшәргә насыйп булсын!”– диде ул. Бу хакта тулырак алдагы саннарда укырга мөмкин.