+4 °С
Ачык
Авылның социаль әһәмиятле объеклары янында бердәм җыештыру оештырылды. Бу объектлар янындагы территорияләр чүп-чардан, былтыргы яфраклардан, корыган үлән һәм ботаклардан тазартылды.
Ремонтлау һәм буяу эшләре дә кайный. Шулай ук авылга кергән урынны тәртипкә китерәләр: бар чүп-чарны җыйдылар, юл буйларын тазарттылар.