+4 °С
Ачык
Районыбыз авылларында да апрель ахырларында зиратларны чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әверелде.
Рәҗәп авыл биләмәсенең һәр авылында өмәләр бердәм көч белән үтә. Хәзер халыкны җыю да авыр түгел, һәр авылның WhatsAp мессенджерында үз төркемнәре бар. Вакытын, көнен, нинди эш кораллары кирәк булуын шунда билгелиләр, изге эшкә кушылырга чакыралар.
Рәҗәп авылы халкының бердәмлеге дә сокландыра гына. Агымдагы язда да биредәге зиратларда зур эшләр башкарылды. Шушы көннәрдә исә биредә зират тазарту буенча зур өмә узды.