Бу күркәм чараның фәкать Җиңү көне алдыннан үткәрелеүе дә очраклы түгел. Әлеге китап – районыбыздагы ватанпәрвәрлек темасын яктырту, ачу буенча буенча олы әһәмияткә ия әсбап. Анда биографик белешмәләр белән беррәттән район учреждение - оешмаларының патриотик рухта эшчәнлек алып барулары турында да байтак материал тупланган.
“Чакмагыш лачыннары” – исән һәм һәлак булган сугышчы-интернационалчыларга, сугыштан кайтмаган улларының әти-әниләренә хөрмәт, дан китабы. Китап Әфган һәм Чечен сугышларының шартларын һәм солдатларыбызның психологиясен чагылдыра, ветераннарның фотосурәтләрен үз эченә ала. Анда һәлак булганнарның тормышы, аларның хәрби хезмәте турында биографик мәгълүматлар һәм очерклар китерелә.
Ул китапханә, мәктәпләр өчен өстәмә кулланма, китапханәче-укытучыларга файдалы әсбап булып та хезмәт итәр, дигән өметтә кала китап авторы.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында укый аласыз.