ИГЕНЧЕ
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
7 Май , 16:30

Владимир Путин рәсми рәвештә Русия Президенты булды

Бүген, 7 майда, Кремльдә ил Президенты Владимир Владимирович Путинның инаугурация церемониясе үтте. Русия Федерациясе Конституциясенә уң кулын куеп, ул тантаналы ант – присяга сүзләрен яңгыратты.

Владимир Путин рәсми рәвештә Русия Президенты булды
Владимир Путин рәсми рәвештә Русия Президенты булды


“Русия Федерациясе Президенты бурычларын үтәгәндә кеше һәм гражданин хокукларын хөрмәт итәргә һәм сакларга, Русия Федерациясе Конституциясен якларга һәм үтәргә, дәүләтнең бәйсезлеген һәм суверенитетын, хәвефсезлеген һәм бердәмлеген якларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант итәм”, – диде Владимир Владимирович.
Инаугурация тантанасы Русиядә сигезенче тапкыр үткәрелә. Ил җитәкчесе итеп сайланган В.В. Путин өчен ул –бишенче. Бүгеннән башлап 2030 елга кадәр дәвам итәчәк яңа президент вакыты (срогы) старт алды.
Фото “Башинформ” агентлыгының мәгълүмат порталыннан алынды.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: