ИГЕНЧЕ
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
8 Май , 10:05

Алар ерак тылда Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәште

Русиядә Бөек Ватан сугышы урап үткән, шушы авыр елларның михнәтләрен кичермәгән бер генә гаилә дә юктыр ул, мөгаен. Еллар үткән саен Бөек Җиңүне яулаган ветераннар сафы да сирәгәя. Хәзер алар арабызда санаулы гына инде. Ул коточкыч авыр заманның тере шаһитлары булып тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары кала.

Алар ерак тылда Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәште
Алар ерак тылда Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәште

 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүне фронтларда һәр мизгелдә үлем беләм күзгә-күз очрашып немец фашистларына каршы көрәшкән герой-яугирләр белән бергә ерак тылда армияне тәэмин итү өчен бар тырышлыгын салган тыл хезмәтчәннәре – өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызлар һәм үсмерләр дә яулый. Аларның Җиңү таңын якынайту өчен башкарган хезмәте бәһалап-исәпләп бетергесез. Алар һәр көнне сәламәтлекләре, көчләре белән исәпләшми, ялсыз-йокысыз, ачялангач килеш, кеше өчен түзеп торгысыз шартларда да өметләрен өзми, фронт һәм Ватан хакына, Бөек Җиңү хакына ты[1]рышып эшли. Явыз дошман бала чакларын сугыш утында яндырып, күбесен “әти” сүзен әйтә алудан, ныклы терәген тоюдан мәхрүм итеп, гомерләре буе ятимлек ачысын тоеп яшәргә мәҗбүр иткән балалар һәм үсмерләр шушы михнәтле чорның барлык сынауларын үтеп, кече яшьтән үк үзләре турында уйламый, Ватан хакына намус[лы хезмәт салырга өйрәнә. Шагыйрь әйтмешли, сугыш аларны вакытыннан алда өлкәннәр сафына басарга мәҗбүр итеп, “Без күргәннәрне хәзерге буын кичермәсен иде...” Алар ерак тылда Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәште Рәзилә Арсланова әзерләде. вакыттан алда үстерә. Илебездә билгеләнгән Бөек Җиңү көнендә без зур хөрмәт белән тыл хезмәтчәннәре алдында да баш иеп, бүгенге имин киләчәгебез, җитеш, мул тормышыбыз өчен рәхмәт әйтәбез. Чөнки нәкъ аларның – 1928 елдан 1945 елга кадәр дөньяга килгән буын вәкилләренең иңенә Җиңүдән соң да илне, халык хуҗалыгын тергезү, төрле төзелешләрдә катнашу бурычы да төште. Һәм алар тарихтагы иң зур фаҗигадән соң илебез яңадан күтәрелсен, дөньяның иң көчле, бөек дәүләтләренең берсенә әверелсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Шөкер, районыбызда иң зур кадер-хөрмәтләргә, рәхмәтләр һәм игътибарга лаек булган буын вәкилләре байтак. Алар[ның берсе – әлеге вакытта Тамьян авылында күркәм гомер кичерүче Сәхия Мифтах кызы Игъдисламова. Ул 1929 елның май аенда дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 13 яшь була. Кеше гомеренең чәчкә аткан иң гүзәл булырга тиешле чоры сугыш сөреме белән капланган ветеран якташыбыз үсмерлек һәм яшьлек елларын дулкынланып искә ала. Хәер, шушы урында аның хәтирәләрен үз сүзләре белән гәзит укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итик әле. “Мин Имәнлекул авылында дөньяга килдем. Балачагымнан ук күп кыенлыклар кичерергә туры килде. Әтием сугышның беренче көненнән үк хезмәт армиясенә алынды. Аны госпитальгә эшкә билгелиләр. Дошман ул эшләгән госпитальне бобага тотканда тимер ярчыгы тиеп яралана, шуннан инде әтине өйгә кайтарып җибәрәләр. Ул ярасы һич тынгы бирмәде – ул Җиңүгә бер ай гына калып барганда, 1945 елның апрелендә вафат булды. Әнием биш бала белән ятим калды. Үзе дә сәламәтлеккә туймый иде, шулай булгач, тормышның бөтен авырлыгы беренче чиратта безгә, гаиләдәге өлкән балаларга төште. Шулай да бирешмәскә тырышып яшәдек. Имәнлекул мәктәбендә бишенче классны укып бетергәч, “Чатра” колхозында эшли башладым, көчемнән килгәнчә төре эшләр башкардым. 1944 елның җәй башында минем яшьтәшләрем булган 4 үсмер егеткә, миңа һәм сугыштан инвалид булып кайткан бер авылдаш абыебызга ерак җирләргә мал куып илтү эшен йөкләделәр. Без малларны Ростов өлкәсенә кадәр алып барырга тиеш идек. Июнь ае башлангач та бер көтү мал белән ерак юлга кузгалдык. Киткәндә районның баш зоотехнигы: “Бер генә баш малны югалтсагыз да, үз башыгыз белән түләячәксез”, – дип озатып калды. Юлда күргән кыенлыкларны сөйләп-аңлатып кына бетерерлек түгел: койма яңгырларда чыланып, төнлә җирдә ятып өшүләр, малларның холыксызланып, тыңламавы үзәккә үтте. Малайларның икесе бу михнәтләргә түзә алмады, урманнар аша качып кайтып киттеләр. Шулай бик күп авырлыкларны үтеп, өч ай дигәндә имин-аман билгеләнгән урынга килеп җиттек. Малларны исән-имин тапшыргач, безгә урманнар аша кайту юлын өйрәтеп, тимер юлы юнәлешендә кайтыр якка озатып җибәрделәр. Ачбыз, ашарыбызга ризык та, кайтырга акчабыз да юк. Юлдан бара торгач, бер ачыклыкка килеп чыктык. Бу элекке авыл урыны булып чыкты, моннан үткән каты алыш аны җир белән тигезләгән. Шушы урында һәлак булып калган халыкның, солдатларның җәсәдсөякләрен җыеп йөрүче тракторчы бабай белән сөйләшеп белешкәннән соң, без дә шушы эшкә ялландык. Юллык акчаны шулай эшләп, мең бәла белән тимер юлга барып җитеп, поездга эләгә алдык. Кара таңда Бүздәк станциясенә кайтып төштек. Көз ае иде инде бу: суык, карлы яңгыр ява, без өйдән киткән җәйге киемнәрдән җәяү кайтырга чыктык. Бәхетебезгә, Калмашбаш авылына җиткәч, үзебезнең якка кайтып баручы атлы авылдашлар очрады, алар безне өйгә кадәр алып кайтып җиткерделәр. Кайтып кергәч, башта туганнар танымый да торды. Шулай өч ай буе михнәт чигә-чигә “дөнья күреп” кайттык. Артабан колхозда эшләдем, торф чыгару эшенә дә барырга туры килде”, – дип искә ала Сәхия Мифтах кызы ул илебез өчен хәлиткеч булган елларны. Авырлыклар белән булса да, дөнья алга бара. Тормыш әкренләп җайга салына башлый, ил җимереклекәрдән күтәрелә, яшәү, эшләү өчен шартлар сизелеп яхшыра бара. 1955 елда ул насыйбын – гомерлек яры Рәфил Нурислам улын очратып, күрше Яңа Коты авылына килен булып төшә. Күркәм гаиләләрнең берсе булып, үз йорт-дөньяларын корып, матур гомер кичерә алар. Дүрт йөрәк парәләренә гомер биреп, үзләре кебек тырыш хезмәттә үстереп, лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Сәхия апа килен булып төшкәннән соң егерме дүрт ел “Знамя” колхозында савучы булып эшли, үзенә йөкләтелгәннәрне тел тидергесез итеп башкара. Игъдисламовларның бар тормышы авылдашлары күз алдында, намуслы хезмәттә үтә. Ни кызганыч, гаилә башлыгы гына бу дөньядан иртәрәк китә. Сәхия апа бүгенге көндә кызы һәм кияве тәрбиясендә, барлык балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә, якташлары ихтирамын тоеп, имин-бәхетле гомер кичерә. Шөкер, быелгы җитмеш тугызынчы Җиңү язын да кадерле кешеләре белән бергә, аларның күңел җылысын, аларның чиксез рәхмәт хисләрен тоеп каршылау бәхетен бүләк итә аңа Аллаһ Тәгалә. Безнең белән элемтәгә кергән оныгы Алина да нәнәсе турында шундый җылы итеп, бик нык яратып сөйләде. “Иң зур теләгем – без күргән сугышның ачы газапларын хәзерге буынга күрергә язмасын, илебез һәрчак тыныч, тормышыбыз имин булсын иде”, – ди Ватаныбызның бүгенге бәхетле тормышы өчен яшьлегендә бар көчен, тырышлыгын салган хөрмәтле тыл ветераны.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: