Барлык яңалыклар
10

Авыл халкы сәламәтлеген хәстәрләп

10 мартта Республика белән идарә итү үзәгендә Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә атналык оператив киңәшмә узды.

Авыл халкы сәламәтлеген хәстәрләп
Авыл халкы сәламәтлеген хәстәрләп

Анда Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча планнар турында фикер алышу булды. Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, 2024 елда Кушнаренко авылында яңа заманча поликлиника файдалануга тапшырылган, 9 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалган, 4 мең берәмлектән артык медицина җиһазы һәм автомобиль сатып алынган, шулай ук 135 модуль конструкция урнаштырылган, шул исәптән 111 фельдшер-акушерлык пункты, 19 табиблык пункты, амбулатория, гомуми практика табибының дүрт офисы һәм участок дәваханәсе. 2025 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа милли проекты чикләрендә тормышка ашырылачак. Благовещен, Учалы, Яңавыл, Аскын, Бакалы һәм Әскар авылларында алты поликлиниканы файдалануга тапшыру, тугыз объектка капиталь ремонт ясау, 121 фельдшер-акушерлык пункты, тугыз табиб амбулаториясе, гомуми практика табибларының дүрт офисын урнаштыру, 4 683 берәмлек медицина җиһазы һәм 99 җиңел санитария автомобиле сатып алу планлаштырыла. Моннан тыш, Башкортстан Республикасының медицина учреждениеләрендә инфраструктураның, шулай ук медицина җиһазларының торышына анализ ясалды. Алынган мәгълүматлар нигезендә 2026-2030 елларга 22 яңа объект төзү, 236 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясау, 499 модульле конструкция урнаштыру, 54 күчмә комплекс, 396 автомобиль һәм 25 мең берәмлектән артык медицина кирәк-яраклары сатып алуны үз эченә алган проектлар эшләнде. Гариза Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгында килешүне көтә. Башкортстан Республикасы Башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәктә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү эшчәнлеге дәвам итәчәк. Радий Хәбиров беренчел медицина үсешен өстенлекле бурыч дип игълан итте. “Без иске фельдшер-акушерлык пунктларын тулысынча алыштырабыз. 490 модульле конструкция – ФАПлар, авыл участок дәваханәләре, табиблар практикасы офислары урнаштырылды. Биш ел элек булганнар белән чагыштырсак, без шактый алга киттек һәм авыл медицинасы инфраструктурасын шактый ныгыттык. Тагын бер мөһим бурыч – сәламәтлек саклау өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү, һәр ФАПта белгечләр эшләсен”, – диде ул авылда медицинаны үстерүнең республика җитәкчелеге өчен принципиаль әһәмияткә ия булуын билгеләп. Соңгы елларда безнең Чакмагыш районында да ун торак пунктта яңа ФАПлар барлыкка килде. 2030 елга кадәр тагын шулкадәр үк ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә тиз тергезелә торган мондый корылмаларны урнаштыру эшләре Рапат һәм Сыйрышбаш авылларында башкарыла. Авыл халкы медицина ярдәмен заманча, җиһазландырылган кабинетларда алачак. Һәм иң мөһиме – аларда эшләү өчен тәҗрибәле фельдшерлар бар. Мондый мөһим социаль объектның файдалануга тапшырылуын Аблай авылы халкы, аларны хезмәтләндергән фельдшерлар да зарыгып көтеп алды. Заманча яңа ФАПның ачылуы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү” төбәк проекты чикләрендә мөмкин булды. Биредә ике фельдшер хезмәт сала. Алар Аблай һәм Бәрдәсле авылларыннан 743 кешене хезмәтләндерә. Аблай фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Лира Дамир кызы Ширәева билгеләвенчә, барлык уңайлыклары булган һәм барча таләп ителгән җиһазлар белән тәэмин ителгән бу җылы, якты бинада авыл халкына күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын арттыру өчен шартлар тагын да яхшырган. “2023 елның 23 декабреннән без яңа ФАПта эшли башладык. Иске ФАП 1950 елларда ук төзелгән булган. Анда уңайлыклар юк иде: канализация юк иде, суны үзебез ташый идек. Ә хәзер эшләве дә күңелле, яңа бинада җылы, якты, иркен һәм һәркем өчен уңайлы. Халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да бар. Биредә ЭКГ аппаратыбыз булгач, үзебез электрокардиограмма ясыйбыз, сәламәтлек торышлары аркасында йөри алмаган кешеләрдән глюкоза белән холестеринга кан анализы алабыз, күз басымын тикшерү аппаратыбыз да, үпкә чирлеләрне карый торган спирографыбыз да бар. Яңа заманча фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килүгә, мондагы шартларга авыл халкы да, без дә чын күңелдән шат”, – ди авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы Лира Ширәева.

Авыл халкы сәламәтлеген хәстәрләп
Авыл халкы сәламәтлеген хәстәрләп
Авыл халкы сәламәтлеген хәстәрләп
Авыл халкы сәламәтлеген хәстәрләп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: