“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Суны чистарту өчен

№ 63 (11314) | 1-06-2017, 09:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 77 | Комм.: 0
Русиядә суны ваба (холера) эпидемиясе вакытында зарарсызландыру өчен тәү башлап хлорны 1908 елда куллана башлыйлар.
Хәзер инде инфекцион авыруларны булдырмас өчен башка ысуллар да кулланыла, әмма алар хлорлауга караганда күпкә кыйммәтрәк, моннан тыш суүткәргеч торбалар аша йортларга барып җиткәнче чистартылган суда яңадан бактерияләр барлыкка килергә мөмкин.
Елдагыча, елның шушы мизгелендә районда суны зарарсызландыру өчен чаралар күрелә. Агымдагы елның 2 июнендә көндезге 14.00 сәгатьтән башлап суүткәргечләр челтәрен югары концентрацияле хлор белән зарарсызландыру эшләре үткәрелә.



Юмашлылар бердәм бәйрәм итте

№ 63 (11314) | 1-06-2017, 09:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 68 | Комм.: 0
Юмашлылар бердәм бәйрәм итте
Халкыбызда борын-борыннан язгы кыр эшләрен йомгаклап чыккач, сабан бәйрәмен үткәрү йоласы сакланып килә. Күпереп торган кара туфракка изге өметләр белән күмдерелгән гәрәбәдәй иген бөртекләрен Җир-анабыз кадерләп-тәрбияләп үстерсен, барлык табигать шартлары көзен мул уңыш алу өчен шартлар тудырсын дигән ырымнан чын халык бәйрәменә әверелгән әлеге чара безнең районда да зурлап билгеләп үтелә.
Узган шимбәдә Юмаш, Тайняш һәм Яңа Балтач авыл биләмәләрендә әлеге тантаналар күп халык катнашлыгында үтте. Юмашлылар һәр елдагыча иркен акланга җыелып күңел ачты. Иртәдән үк төсле шарлар, матур әләмнәр җилфердәп торган сәхнә тирәли халык моңнары яңгырап торды, биләмә хезмәткәрләре, “Базы” кооперативында төрле тармакларда фидакарьлек күрсәтүчеләр, хезмәт ветераннары, төрле яклардан кайткан кунаклар бәйрәм чараларында катнашырга җыелды.



Герб и флаг Чекмагушевского района

30-05-2017, 19:55 | Төрлесеннән | Просмотров: 106 | Комм.: 0
Герб и флаг  Чекмагушевского района
Флаг Чекмагушевского района утвержден решением Совета муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан от 28 июня 2006 года № 91. Флаг внесён в Государственный геральдический регистр Российской Федерации под № 3233, а также - в Государственный регистр символики в Республике Башкортостан под №062. Автор - Салават Гилязетдинов. Описание флага:"Прямоугольное полотнище синего цвета с соотношением ширины к длине 2:3, воспроизводящее композицию герба Чекмагушевского района в синем, белом и желтом цветах".



Гомерләренә җитәрлек чагу истәлек булып уелып калды

№ 62 (11313) | 30-05-2017, 10:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 68 | Комм.: 0
Гомерләренә җитәрлек чагу истәлек булып  уелып  калды
Рапат урта мәктәбен тәмамлаучы 5 кыз һәм 2 егет өчен дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме гомерләренә җитәрлек чагу истәлек булып уелып калгандыр.
Тантананы ачып, мәктәп директоры Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина өлкәннәр тормышына аяк басучы тантана геройларын, укытучылар коллективын, ата-аналарны ихлас йөрәктән котлады һәм укуда, җәмәгать эшләрендә аерылып торган укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм Дипломнар тапшырды. Әлеге бүләкләрнең зур күпчелеге быелгы унберенчеләргә бирелү аларның мәктәп, авыл тормышында никадәр зур роль уйнавын дәлилләде.



Басуларда үсентеләр күтәрелә

№ 62 (11313) | 30-05-2017, 10:08 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 103 | Комм.: 0
Бүгенге көнгә район буенча 55980 гектарда (барлык чәчеләсе мәйданнарның 92,8 процентында) иртә культуралар урнаштырылды. Иң күп чәчелгән басулар (15692 гектар) – “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында. “Заря” хуҗалыгында иртә культуралар чәчүне беренче-ләрдән булып төгәлләделәр.
Район буенча көнбагыш 2732 (планга карата 87,3 процент), шикәр чөгендере 3146 (95,4) гектар чәчелде. Мал азыгы культуралары үстерүгә игътибар арта. Быел 6076 гектарда силос өчен кукуруз үстерү планлаштырылды. Хәзер бу мөһим эш төгәлләнеп килә. “Базы” кооперативында 1300 гектарга урнаштырып, планны 100 проценты белән үтәделәр. “Герой” һәм “Алга” хуҗалыкларында да кукуруз зур мәйданнарны били.



Җәйге мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк!

№ 62 (11313) | 30-05-2017, 10:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 70 | Комм.: 0
Районның терлекчелек тармагы эшчәннәре, җәйге мөмкинлекләрне файдаланып, сөт муллыгына ирешүне максат итеп куйды.
Яланнарга-җәйләүләргә чыгу белән һәр сыердан сөт савып алу күрсәткечләре арта башлады. Әле район буенча 22 килограммга җитә. Узган ел бу чорда 20,6 килограмм иде. Һәр сыердан иң югары савым – 27 килограмм — “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында. “Базы”, “Октябрь” кооперативларында, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә, МТСның “Знамя” бүлекчәсендә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда савымны 2 килограммнан күбрәккә арттырдылар.



Сабан туе – 10 июньдә

№ 61 (11312) | 29-05-2017, 09:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 89 | Комм.: 0
Сабан туе  –  10 июньдә
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең традицион халык бәйрәмен – сабан туен быел да оешкан рәвештә үткәрү максатында муниципаль район хакимиятенең агымдагы елның 12 маенда 268 санлы карары дөнья күргән иде. Быел язгы кыр эшләренең табигать көйсезлекләре аркасында соңрак башлануын, шул сәбәпле язгы чәчү кампаниясенең беркадәр сузыла килүен, шулай ук һава торышын исәпкә алып, республика җитәкчелеге белән килешеп, “Сабан туе – 2017” бәйрәмен республика Башлыгы карарында билгеләнгәнчә 3 июньдә түгел, ә 10 июньдә үткәрергә карар ителде.
Халык бәйрәме һәр елдагыча Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы мәйданда үтәчәк. Шушы көнне район хуҗалыкларында язгы басу эшләренә һәм мал кышлатуга, авыл биләмәләрендә янгыннарга каршы күрелгән чараларга йомгак ясалачак, хезмәтендә зур уңышларга ирешкән алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы оештырылачак.




Дусларыбызның яңалыклары

19 сентябрь 2017

Уфа представит свой опыт на конференции обучающихся городов ЮНЕСКО

В Ирландии проходит третья международная конференция обучающихся городов ЮНЕСКО. Она направлена на установление глобального контакта и реализацию ...

19 сентябрь 2017

В «Башкиравтодоре» новый руководитель - бывший полпред республики при президенте РФ

Артур Шайнуров, 15 сентября освобожденный от должности полномочного представителя республики при Президенте России и заместителя премьер-министра РБ, ...

19 сентябрь 2017

Кровь жителей Башкирии из Национального регистра подошла пациентам, нуждающимся в пересадке костного мозга

Четыре образца крови неродственных доноров, проживающих в Башкортостане, подошли их генетическим *близнецам* (совпадение HLA-фенотипа), нуждающимся в ...

19 сентябрь 2017

В Москве презентовали конгрессно-выставочный потенциал Башкирии

Презентация конгрессно-выставочных, туристических и MICE-возможностей Башкортостана состоялась в Москве на форуме *Event LIVE* для профессионалов ...

19 сентябрь 2017

В Башкирии открыли памятник медицинским работникам - участникам Великой Отечественной войны

В городе Учалы, на территории центральной городской больницы, накануне открыли единственный в республике памятник медицинским работникам — участникам ...