“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Яшьлек һәм бию тантанасы

№ 61 (11312) | 29-05-2017, 08:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 97 | Комм.: 0
Яшьлек һәм бию тантанасы
25 майда район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.
Мәктәп еллары, балачак белән хушлашу билгесе булган әлеге шатлыклы да, берникадәр моңсу да бәйрәмне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен гомерлеккә истә калырлык итеп оештыруга район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. 2012 елда “Уфанет” компаниясе башлангычы белән республикада тәүге тапкыр чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Язгы бал” бию бәйрәме үткәрелгән иде. Матур традициягә әверелгән бу башлангычка, республиканың башка шәһәрләре белән беррәттән, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Радик Габделфәрит улы Әмирханов тәкъдиме һәм муниципаль район хакимияте, мәгариф бүлеге ярдәме белән үткән 2016 елда безнең район да кушылды.



Икенче отыш уйнатылды

№ 60 (11311) | 25-05-2017, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 73 | Комм.: 0
Икенче отыш уйнатылды
23 май көнне бер атна дәвамында агымдагы елның икенче яртыеллыгына гәзитебезгә язылу турындагы квитанцияне тутырткан 31 әбүнәчебез арасында бу язылу кампаниясенең икенче отышын уйнаттык.
Бәхетле отыш ияләрен үзе дә редакциягә гәзиткә язылырга килгән район үзәгенең Азатлык урамында яшәүче Тимерҗан Хәбиров билгеләде. “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты тарафыннан җибәрелгән призларның алтысы түбәндәгечә бүленде.



Торак шартларын яхшырту өчен

№ 60 (11311) | 25-05-2017, 09:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 69 | Комм.: 0
Торак шартларын яхшырту өчен
Үткән атна азагында районда яшәүче алты яшь гаилә өчен истәлекле дә, шатлыклы да чара үтте.
Аларга 2015-2020 елларга тәгаенләнгән “Торак” федераль максатлы программасы чикләрендә гамәлгә ашырылган “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” подпрограммасы буенча шәхси йорт төзүгә яки торак сатып алуга хокук биргән таныклыклар тапшырылды.



Каникул көннәре файда белән үтсен

23-05-2017, 09:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 75 | Комм.: 0
Чираттагы уку елы тәмамланып, укучылар иркен тын алыр мәл җитүгә санаулы гына көннәр калып бара. Алда аларны бер хәсрәтсез җәй көтә.
Тик аның ничек үтүе балалар-үсмерләрнең үзләреннән генә түгел, ә бу өч айны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә алган өлкәннәрдән дә тора. Безнең заманда дөньяның күп илләрендә җәйге каникул вакытында укучыларга хезмәт урыннары тәкъдим итү традициясе яшәп килә. Укучылар өчен җәй көннәрендә эшләп алу – берникадәр акча булдыру гына түгел, өлкәннәр тормышына җай гына беренче адымнарны ясау да, дигән сүз ул.



Сөт муллыгына ирешәләр

№ 59 (11309) | 23-05-2017, 09:16 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 80 | Комм.: 0
Бу чорда һәр көнне район буенча 1564 центнердан артык (былтыргыдан 76 центнерга күбрәк) сөт җитештерелә, һәр сыердан тәүлегенә 21,5 (2016 елда 20 килограмм булган) килограмм сөт савыла. Тулай сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткеч – 466 центнер (2016 елда – 399 ц.) “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында. Һәр сыердан көненә иң күп сөтне (27 килограмм) “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында алалар.



Уңышлы тәмамланачак

№ 59 (11309) | 23-05-2017, 09:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 84 | Комм.: 0
Уңышлы тәмамланачак
Район буенча иртә культуралар чәчү тәмамланып килә.
22 майга 30мең гектардан артык мәйданга (планга карата 89,2 процент) бөртекле һәм кузаклы культуралар урнаштырылды. Шул исәптән бодай – 15568, арпа 11 мең гектарга якын. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүне тәүгеләрдән булып тәмамладылар. Зарялылар басу эшләрен оешканлык белән дәвам итә, кыска срокта 130 гектарда карабодай чәчтеләр.



Урыннарда кабул итәчәкләр

№ 57-58 (11307 - 11308) | 22-05-2017, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 61 | Комм.: 0
Дәүләт учреждениесе – Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлегенең мобиль клиент хезмәте 23 майда урыннарга чыгып, гражданнарны кабул итәчәк. Бу көнне идарәлек белгечләре иртәнге 9.00 сәгатьтән 10.30га кадәр Үрнәк авыл Советы бинасында, 10.45 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр элекке Аблай авыл Советы бинасында шушы төбәктә яшәүче халыкның сорауларына җавап бирәчәк.




Дусларыбызның яңалыклары

19 сентябрь 2017

Уфа представит свой опыт на конференции обучающихся городов ЮНЕСКО

В Ирландии проходит третья международная конференция обучающихся городов ЮНЕСКО. Она направлена на установление глобального контакта и реализацию ...

19 сентябрь 2017

В «Башкиравтодоре» новый руководитель - бывший полпред республики при президенте РФ

Артур Шайнуров, 15 сентября освобожденный от должности полномочного представителя республики при Президенте России и заместителя премьер-министра РБ, ...

19 сентябрь 2017

Кровь жителей Башкирии из Национального регистра подошла пациентам, нуждающимся в пересадке костного мозга

Четыре образца крови неродственных доноров, проживающих в Башкортостане, подошли их генетическим *близнецам* (совпадение HLA-фенотипа), нуждающимся в ...

19 сентябрь 2017

В Москве презентовали конгрессно-выставочный потенциал Башкирии

Презентация конгрессно-выставочных, туристических и MICE-возможностей Башкортостана состоялась в Москве на форуме *Event LIVE* для профессионалов ...

19 сентябрь 2017

В Башкирии открыли памятник медицинским работникам - участникам Великой Отечественной войны

В городе Учалы, на территории центральной городской больницы, накануне открыли единственный в республике памятник медицинским работникам — участникам ...