“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Бердәм тырышлык уңышка илтә

№ 57-58 (11307 - 11308) | 22-05-2017, 09:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 70 | Комм.: 0
“Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да уңышлы эшләп, республика күләмендә үрнәк булырлык күрсәткечләргә ирешә.
Бу — әлбәттә, барың бердәй тырышып, бер максат куеп эшләүнең куанычлы нәтиҗәсе. Хуҗалыкта сыер маллары саны елдан-ел арта. Терлекләрдән мул продукция җитештерерлек бәрәкәтле җирләребез бар. 4940 гектарны биләгән язгы культуралар чәчеләсе басуларда үз җиренең лаеклы ир-егетләре хезмәт сала.



Егетләр китә армиягә

№ 57-58 (11307 - 11308) | 22-05-2017, 08:59 | Район яңалыклары | Просмотров: 59 | Комм.: 0
Егетләр китә  армиягә
Пәнҗешәмбе көнне иртән иртүк район хәрби комиссариатында егетләрне армиягә озату тантанасы булды.
Өч райондашыбыз – Юмаш авылыннан Егор Федоров, Үрнәктән Алмаз Габдиев һәм Чакмагыштан Линар Рәшитов Ватан алдындагы бурычларын үтәргә сәфәргә кузгалдылар. Егетләрнең өчесе дә һөнәр үзләштереп, район хуҗалыкларында хезмәт юлын башлаганнар. Аларны әти-әниләре, якыннары, дуслары, хәерле юл теләп, озатып калдылар.



Музей төне үтә

№ 56 (11306) | 18-05-2017, 09:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 66 | Комм.: 0
Районыбызның тарих һәм туган якны өйрәнү музее бинасының икенче катында картиналар галереясы оештырылды һәм ул быел 9 майда Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләгән көнне ишекләрен ачып, стационар тәртиптә эшчәнлеген башлады.
Беренче каттагы залларда шул ук көнне районыбыз китапханәчеләре әзерләгән материаллар һәм экспонатлар, Балалар сәнгать мәктәбендә һәм Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр иҗат иткән кул эшләре вакытлыча кургәзмәгә куелды.



Чәчү тәмамлана

№ 56 (11306) | 18-05-2017, 09:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 76 | Комм.: 0
Район басуларында кыр эшләре киң колач белән дәвам итә, иртә культуралар чәчү уңышлы тәмамлана, дияргә була. Бүгенге көнгә 41242 гектарда (чәчеләсе мәйданнарның 70% якыны) чәчү эшләре башкарылды да инде. “Базы”, Ленин исемендәге кооперативларда, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлыйлар. 7 хуҗалыкта көнбагыш чәчәләр.



Әбүнәчеләр лотереясе җиңүчеләре билгеләнде

№ 56 (11306) | 18-05-2017, 09:01 | Район яңалыклары | Просмотров: 88 | Комм.: 0
Әбүнәчеләр лотереясе җиңүчеләре билгеләнде
Гәзитебезнең алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, район гәзитенә алдагы яртыеллыкка язылу турындагы квитанция тутыртып, гәзит-журналларга ташламалы хаклар белән язылу кампаниясе башлангач, “Игенче” белән дуслыкны ныгытып куйган әбүнәчеләребез арасында тәүге лотерея отышы уйнатылды.
17 майда район үзәгендәге почтамтта, аның авыллардагы бүлекчәләрендә яки почтальоннарында, шулай ук редакциябезгә килеп квитанция тутырткан 27 райондашыбызның квитанцияләре уйнатылды.



Район беренчелегенә ярышлар

№ 55 (11305) | 16-05-2017, 09:03 | Спорт | Просмотров: 77 | Комм.: 0
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 2003-2005 елларда туган укучы кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Анда гимназия, Чакмагыш беренче, Үрнәк, Рапат, Имәнлекул, Тозлыкуш урта мәктәпләре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Чакмагыш беренче урта мәктәбенең яшь спортчылары иң осталары дип танылды. Тренер-укытучы И.Ө.Басыйрова җитәкчелегендәге бу команда “Оранжевый мяч” зона ярышлары җиңүчесе дә булды.



“Игенче”гәзите көннәрен үткәрү турында

№ 55 (11305) | 16-05-2017, 08:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 77 | Комм.: 0
Районыбызның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын яктыртуда “Игенче” гәзитенең зур әһәмиятле ролен искә алып, агымдагы елның икенче яртысына аңа күбрәк абунәчеләрне яздыруны оештыруны җанландырып җибәрү максатында 12 майда муниципаль район хакимиятенең 267 санлы карары дөнья күрде.
Карарга ярашлы, агымдагы елның май аенда район биләмәләрендә “Игенче” гәзите көннәре үтәчәк. Игенче гәзите редакциясенә (Ф.Ф.Әмирханов) һәм “Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы.




Дусларыбызның яңалыклары

19 сентябрь 2017

Уфа представит свой опыт на конференции обучающихся городов ЮНЕСКО

В Ирландии проходит третья международная конференция обучающихся городов ЮНЕСКО. Она направлена на установление глобального контакта и реализацию ...

19 сентябрь 2017

В «Башкиравтодоре» новый руководитель - бывший полпред республики при президенте РФ

Артур Шайнуров, 15 сентября освобожденный от должности полномочного представителя республики при Президенте России и заместителя премьер-министра РБ, ...

19 сентябрь 2017

Кровь жителей Башкирии из Национального регистра подошла пациентам, нуждающимся в пересадке костного мозга

Четыре образца крови неродственных доноров, проживающих в Башкортостане, подошли их генетическим *близнецам* (совпадение HLA-фенотипа), нуждающимся в ...

19 сентябрь 2017

В Москве презентовали конгрессно-выставочный потенциал Башкирии

Презентация конгрессно-выставочных, туристических и MICE-возможностей Башкортостана состоялась в Москве на форуме *Event LIVE* для профессионалов ...

19 сентябрь 2017

В Башкирии открыли памятник медицинским работникам - участникам Великой Отечественной войны

В городе Учалы, на территории центральной городской больницы, накануне открыли единственный в республике памятник медицинским работникам — участникам ...