» » Чакмагыш данын лаеклы якладылар

Чакмагыш данын лаеклы якладылар

24-06-2017, 08:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 78 | Комм.: 0
Чакмагыш данын лаеклы якладылар
Республикабыз күләмендә үткәрелгән “Шәҗәрә бәйрәме”ндә ел саен безнең район вәкилләре дә катнаша. Бу чара быел Караидел районында унберенче тапкыр оештырылды.
Сабантуе белән “Шәҗәрә” бәйрәменең бергә үткәрелүе аеруча тантаналы төс алды. Республиканың төрле төбәкләреннән җыелган милләт вәкилләре үз халкының горурлыгы булган нәсел-ырулары белән таныштырды, якташлар очрашты, аралашты, күңел ачты. Ә инде чарада иҗади гаиләләрнең “Гаиләм – минем терәгем” республика конкурсында чыгыш ясавы бәйрәмнең бер бизәге булды. Районыбыздан җырлы-моңлы Гафаровлар гаиләсе дә әлеге бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
–Караидел районының бик гүзәл почмагында үтте бәйрәм. Бу чыгышыбызны шушы районда иҗат итүче композитор Фәнзәл Котдусов көенә язылган “Эх-ма, туганнар!” җыры белән башлап җибәрдек. Ә инде бу җырның сүзләрен якташыбыз Алия Солтан иҗат иткән. «Визит карточкасы»ннан соң тамашачыларга һәм жюри комиссиясенә”Гаилә бәйрәме” номинациясе буенча өйгә бәби алып кайту күренешен тәкъдим иттек. Чыгышыбызны инде “Бишек җыры” белән бик матур итеп тәмамладык. Сценарийның авторы — тормыш иптәшем Розалия, улларыбыз-киленнәребез Руслан –Раушания, Рузил – Лилия, оныгыбыз Данияр да сәхнә бизәге булдылар, – дип сөенече белән уртаклашты гаилә башлыгы Радик Мәкъсүдәт улы.
Гаиләдәге матур традицияләрне саклап һәм үстереп, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкарь-ләре белән таныштырып, алар конкурста катнашучы унтугыз гаилә арасында икенче урынга лаек булалар. Жюри карары буенча Гафаровлар гаиләсенә II дәрәҗә Диплом тапшырылды. Талантлы һәм музыкаль гаиләне без дә ихлас тәбриклибез һәм тагы да иҗади уңышлар теләп калабыз. Конкурстан соң алар “Эхма, туганнар!” җырының авторы, үзешчән композитор Фәнзәл Котдусов гаиләсе белән танышып, фотога төшәргә дә өлгерәләр. Менә шулай, Гафаровларның тату гаиләсе, иҗади көч туплап, яңадан-яңа дуслар табып, районыбыз данын лаеклы яклап кайтты Караидел якларыннан.

Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: