» » Бергә ял итүләре күңелле

Бергә ял итүләре күңелле

27-06-2017, 08:43 | Район яңалыклары | Просмотров: 82 | Комм.: 0
Балаларның җәйге ялы
Бергә  ял  итүләре күңелле
Җәйге каникуллар башландымы, укучылар кайсы кая таралашып бетә. Кемдер әти-әнисе белән диңгез ярына ял итәргә бара, икенче берәү җәйгә вакытлыча эшкә урнаша, кайберәүләр лагерьларны сайлый.
Иң сәләтлеләрне, иң активларны, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне туплаган “Акчарлак” лагеренда үзебез дә булып, балалар белән аралашып кайттык. Табигатьнең искиткеч ямьле кочагында урнашкан лагерь республикада иң яхшылар исәбендә. Художество-эстетик юнәлеш буенча узган беренче агымда сиксән тугыз бала ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыта. “Биредә район балалары белән беррәттән, Бүздәк районыннан да 18 бала ял итә. Елның-елында кызлар һәм малайларның иҗади сәләтләрен үстерү максатында хезмәткәрләр тарафыннан күп көч салына. Вожатыйларның күбесе Чакмагыш гимназиясе укытучылары, студентлар да бар, алар балаларны яраталар, һәрберсе белән уртак тел таба беләләр”, – ди өлкән вожатый Ләйсән Әхмәдуллина.
Лагерьда ял иткән кыска гына вакыт эчендә балалар өчен күп чаралар – “Дуслык”, “Экология”, “Политика”, “Кино”, “Сәламәтлек”, “Гаилә” һәм “Салават күпере” көннәре, “Сабантуй”, “Күңелле стартлар”, “Аҗаган” уеннары, флешмоблар, җыр кичәләре, акыл һәм физик сәләтне үстерә торган уеннар, күңелле дискотекалар оештырыла. Балалар белән тәҗри-
бәле педагоглар – өлкән вожатый – Гөлнара Насыйбуллина, инструкторлар Ревинер Әхмәтов, Марсель Ибраһимов, педагоглар Айгөл Шәрәфиева, Фәйрүзә Сираева, тәрбиячеләр Рузилә Кильдиярова, Эльвира Гыйльманова, Дилбәр Хаҗиева, Гөлшат Әхтәмова, Нәдия Каюмова, Диана Гыйльванова, Ирина Әхтәмова, Алина Ситдыйкова, Балалар иҗат үзәгеннән педагоглар Альбина Мөхәммәтгәрәева, Миләүшә Муллаянова, Светлана Йосыпова эшлиләр. Алар һөнәри осталыклары, педагоглык таланты, күңел юмартлыгы белән аерылып торалар. Чыннан да, Ләйсән Ревил кызы әйткәндәй, матур һәм күңелле җәй айлары укучылар күңелендә мәңге онытылмаслык булып калсын өчен биредә эшләүче хезмәткәрләр күп көч сала. Быелгы һава торышы бераз уңайсызлыклар тудырса да, балалар хәстәрлек күрүче җитәкче Эдуард Ильяс улы Каррамовка һәм бар күңелләрен биреп эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә бик тә рәхмәтле.
–Мин бу лагерьда беренче ел гына ял итмим инде. Быел тагы да яңа дуслар таптым. Элекке елдагы дусларымны күреп шатландым. Лагерьда һәр көн үзенчәлекле. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган чараларда теләп катнашам. Рәхмәтлемен тәрбияче-ләргә, тәмле ризыклар белән сыйлаучы пешекче апаларга, – ди Чакмагыштан Илмира Ибраһимова.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: