» » Тырыш хезмәт баета, ил күгендә балкыта

Тырыш хезмәт баета, ил күгендә балкыта

29-06-2017, 08:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 86 | Комм.: 0
Тырыш  хезмәт баета,  ил күгендә  балкыта
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы — республика күләмендә иң зурыдыр, мөгаен. Шуңа да кооперативны хаклы рәвештә эшчәнлеге киң җәелдерелгән зур предприятиегә тиңлиләр.
Төп эшчәнлеге – басучылык һәм терлекчелек культуралары җитештерү һәм реализацияләү. Моннан тыш, биредә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, мәктәпләр, балалар бакчаларын, торак төзү һәм ремонтлауга, юлларны яхшыртуга – гомумән, биләмәне төзекләндерүгә гаять дәрәҗәдә әһәмият бирелә.
Мәгълүм булуынча, 1956 елда авыл хуҗалыгының вак артельләрен берләштерүдән барлыкка килгән “Базы” колхозы 2010нчы елдан район тарихында моңача күрел-мәгәнчә киңәйде, заманча сулыш алды. Аның кочагына “Маяк”, “Марс”, “Игенче”, “Авангард” авыл хуҗалыгы кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Сәвәде” җәмгыяте сыенды. Ә бит мондый кыю-тәвәккәл адымны кооператив рәисе, Башкортстан һәм Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Вадим Васильевич Соколов ясый, арттагыларны алга чыгарырлык эшчәнлек оештырып, район икътисадын тотарлык зур коллектив туплый. Әмма болар белән генә эш бетми, әлбәттә – заман җилләренә каршы торалмаган, эшчәнлекне үзбиеклегендә алып баралмый башлаган тагын кайбер хуҗалык-ларны да таралу, юкка чыгу куркынычыннан саклап алып кала ул. Бүген инде “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына 5 авыл биләмәсе, 18 авыл карый.
Авыл хуҗалыгы җитештерү пред-приятиесенең җир мәйданнары 37,4 мең гектарны били, авыл хуҗалыгына тәгаенләнгәне 35 мең гектардан артык. Сөренте җирләр 25 мең гектарга якын. Чәчү әйләне-шендә бөртекле культуралар 15,8 мең гектарны били, көнбагыш – 1, шикәр чөгендере – 0,9, мал азыгы культуралары 5,9 мең гектарга урнаштырылган. Үзвакытында эшкәртелгән, яхшы тәрбия күргән чәчүлекләр елдан-ел уңышны күбрәк биреп сөендерә. 2016 елда бөртеклеләр-нең тулай җыемы 55,4 мең тоннага җитте. Карабодайдан 3,6, көнбагыштан 1,8, шикәр чөгендереннән 29,7 мең тонна уңыш җыелды. Бөртеклеләрнең гектар куәте уртача 35,5 центнер тәшкил итте.
Игене уңса, җыеп алырга техникасы җитәрлек: 164 трактор, 52 йөк автомашинасы, 55 бөртек суктыру комбайны бар. Уңышны сакларга мөмкинлекләр дә зур. Предприятие 25 мең тонна сыйдырышлы иген кабул итү пунктына, авылларда 35 мең тоннага исәпләгән складларга, ике куәтле ашлык киптергеч агрегатка ия.
Предприятиенең бөртекле культураларның элиталы орлыгын җи-тештерү һәм сату өчен лицензиясе бар. Язгы кыр эшләре оешканлык белән үтте. 14840 гектарда бөртекле культуралар чәчелде, көнбагыш 2000, шикәр чөгендере мең гектарга урнаштырылды. Мал азыгы үстерүнең дә алдынгы алымнары кулланыла, кукуруз (1300 гектарда), рапс чәчүгә (860) игътибар зур. Басучылык тармагындагы уңай эшчәнлек терлекчелекне алга җибәрә. Чөнки сыерның сөте – телендә: фәкать сыйфатлы мал азыгы продук-ция муллыгына юл ача.
Терлекчелек продукциясе җитештерү белән 8 товарлыклы-сөтчелек һәм 1 елкычылык фермасында шө-гыльләнәләр. Әйткәндәй, малчылыкта берничә дистә еллар элек булган авырлыкларны авыл халкының өлкәнрәкләре генә хәтерләп, соңрак тумаганына уфтана торгандыр. Кул көче кулланылган хезмәт юк хәзер фермаларда, байтактан заман корылмалары белән эш итәләр. Эшләрнең көйле баруы терлек-ләрнең баш санын арттыруга булышлык итә.
2017 елның 1 июненә сыер маллары 5820 башка җитте. Савым сыерлары 1830 баш, 300 гә якын ат бар. Продукция җитештерү елдан-ел арта. Агымдагы елның гыйнвар-май айларында 6,3 мең тонна сөт, 440 тонна ит җитештерелде, һәр сыердан биш айда 3435әр килограмм сөт савып алынды, терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 840 грамм булды.
(Мәкаләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: