Хезмәт төбе – олы хөрмәт

68 (11318) | 13-06-2017, 09:37 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 60 | Комм.: 0
Хезмәт төбе – олы хөрмәт
Илебезнең олы бәйрәме – Русия көне, халкыбызның милли каһарманы Салават Юлаевның тууына 263 ел тулу, шулай ук сабан туе алдыннан район мәдәният йортында бер төркем хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшыру тантанасы үтте.



Сабан туе программасы расланды

66 (11316) | 8-06-2017, 09:02 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 70 | Комм.: 0
Сабан  туе  программасы расланды
Муниципаль район хакимиятендә шимбә, 10 июньдә үтәчәк “Сабан туе – 2017” милли халык бәйрәменең программасы түбәндәгечә расланды.
Иртәнге 10нан башлап сабантуй кунаклары район хуҗалыклары тирмәләреннән корылган милли авылны карап чыгачак. Әлеге мәлдә үзәк сәхнәдә район үзешчәннәре матур концерт номерлары белән чыгыш ясаячак.



Сабан туе – 10 июньдә

№ 61 (11312) | 29-05-2017, 09:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 89 | Комм.: 0
Сабан туе  –  10 июньдә
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең традицион халык бәйрәмен – сабан туен быел да оешкан рәвештә үткәрү максатында муниципаль район хакимиятенең агымдагы елның 12 маенда 268 санлы карары дөнья күргән иде. Быел язгы кыр эшләренең табигать көйсезлекләре аркасында соңрак башлануын, шул сәбәпле язгы чәчү кампаниясенең беркадәр сузыла килүен, шулай ук һава торышын исәпкә алып, республика җитәкчелеге белән килешеп, “Сабан туе – 2017” бәйрәмен республика Башлыгы карарында билгеләнгәнчә 3 июньдә түгел, ә 10 июньдә үткәрергә карар ителде.
Халык бәйрәме һәр елдагыча Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янындагы мәйданда үтәчәк. Шушы көнне район хуҗалыкларында язгы басу эшләренә һәм мал кышлатуга, авыл биләмәләрендә янгыннарга каршы күрелгән чараларга йомгак ясалачак, хезмәтендә зур уңышларга ирешкән алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы оештырылачак.



Официальная хроника

12-05-2017, 09:09 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 94 | Комм.: 0
По результатам конкурса, распоряжением Администрации муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан № 108 от 10 мая 2017 года исполняющим обязанности заместителя главы Администрации по экономике и финансам – начальника финансового управления Администрации муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан назначен Дамир Фанилович Низамов.



Бәйрәм килде дөнья иңләтеп

№ 53 (11304) | 11-05-2017, 09:29 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 91 | Комм.: 0
Бәйрәм килде дөнья иңләтеп
9 май таңы гадәттәгедән матуррак атты быел, гүя иң бөек бәйрәмдә бөтен дөнья нурга тулды. Тантана үтәсе мәйданга яше-карты җыелды, йөрәкләргә үтеп керерлек көй-моңнар яңгырады.
Микрофоннар Чакмагышның үзәгендә — Ленин урамында урнаштырылды. Радик Әмирханов һәм Луиза Ишморатова: “Фашизмны җиңү 20нче гасырның иң бөек вакыйгасы булды. Бөек Җиңүгә Башкортстан халкы сизелерлек өлеш кертте. Моны дәлилләү өчен республика биләмәсендә 11 дивизия, 6 бригада, 15 полк, 11 аерым батальон оештырылуын әйтү дә җитә.



Эш сөйгәнне ил сөяр

№ 52 (11303) | 11-05-2017, 09:09 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 94 | Комм.: 0
Эш  сөйгәнне ил  сөяр
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан муниципаль район хакимиятендә бер төркем ветераннарны, фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәткән хөрмәтле райондашларыбызны бүләкләү тантанасы булды.
Бер үк вакытта берничә яшь белгечкә һәм яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту максатында бүленүче социаль түләүләрне раслаучы дәүләт сертификатлары да тапшырылды. Шушы уңайдан тантананы ачып җибәреп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бүләкләнүчеләргә түбәндәге сүзләрне җиткерде.



Район бюджеты үтәлеше турында

№ 46 (11297) | 27-04-2017, 09:51 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 102 | Комм.: 0
25 апрельдә муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының “2016 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында”гы карары проектын күмәк халык катнашлыгында тикшерү үтте.
Анда муниципаль район Советы һәм хакимияте вәкилләре, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, бюджет, салымнар, икътисади үсеш, милек һәм инвестицияләр салу сәясәте мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе әгъзалары, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар – барлыгы 32 кеше катнашты.