Район беренчелегенә ярышлар

№ 55 (11305) | 16-05-2017, 09:03 | Спорт | Просмотров: 77 | Комм.: 0
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 2003-2005 елларда туган укучы кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге үтте. Анда гимназия, Чакмагыш беренче, Үрнәк, Рапат, Имәнлекул, Тозлыкуш урта мәктәпләре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Чакмагыш беренче урта мәктәбенең яшь спортчылары иң осталары дип танылды. Тренер-укытучы И.Ө.Басыйрова җитәкчелегендәге бу команда “Оранжевый мяч” зона ярышлары җиңүчесе дә булды.



Гаилә белән җиңүгә омтылып

43 (11294) | 20-04-2017, 09:42 | Спорт | Просмотров: 90 | Комм.: 0
Гаилә  белән җиңүгә  омтылып
18 апрельдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе гөрләп торды. Биредә муниципаль хезмәткәрләр һәм депутатлар гаиләләре 12-17 яшьлек балалары белән “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” бәйгесендә җитезлектә һәм осталыкта көч сынашты.
Бәйгедә Имәнлекул, Рапат, Рәҗәп, Тайняш, Үрнәк, Иске Бәшир авыл биләмәләреннән килгән командалар катнашты.



Турнирлар үтте

37 (11288) | 6-04-2017, 08:00 | Спорт | Просмотров: 92 | Комм.: 0
“Чакмагыш-Арена”да якташы-быз, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган яугир Риф-гать Рәис улы Гәрәев истәлегенә шайбалы хоккей буенча республика турниры үтте. Чараны тантаналы ачу өлешендә интернационалчы яугирләр һәм каһарман якташыбызның абыйсы Ринат Гәрәев та катнашты.



Хоккей – кыюлар уены

33 (11284) | 28-03-2017, 09:49 | Спорт | Просмотров: 200 | Комм.: 0
Хоккей – кыюлар  уены
Районда хоккей белән шөгыльләнүчеләр күп. Һәр мәктәптә спортның бу төренә тартылучы балалар үсә.
Хоккейның көярмәннәре дә бихисап. Гомумән, бик популяр спорт төре бу. Хоккейчылар сафының үсә баруы табигый, “Чакмагыш – Арена” боз шугалагы барлыкка килгәч, кызыксынучылар тагын да артты. Шулай булырга тиеш тә.



Чаңгы сезоны ябылды

27 (11258) | 14-03-2017, 09:14 | Спорт | Просмотров: 127 | Комм.: 0
Чаңгы сезоны ябылды
11 мартта Имәнлекул авылы янындагы “Почтовик-Солнышко” балаларның ял лагерендә өлкәннәр арасында чаңгыда узышу буенча район ярышлары үтте.
Кышкы сезонны ябуга багыш-ланган бу чарада әлеге спорт төрен сөюче райондашлар яшь төркемнәре буенча осталыкта-җитезлектә көч сынашты.



Рөстәм беренче шайбасын кертте!

7 (11238) | 21-01-2017, 08:46 | Спорт | Просмотров: 162 | Комм.: 0
Рөстәм беренче шайбасын кертте!
Гәзитнең алдагы санында язганыбызча, якташыбыз Рөстәм Нәбиев 18 гыйнварда Русиянең “Феникс” следж-хоккей командасы составында ил данын яклап халыкара ярышларда катнашты.



Көчле рухлылар уены

6 (11237) | 19-01-2017, 10:00 | Спорт | Просмотров: 177 | Комм.: 0
“Хоккей йолдызлары атналыгы” дәвам итә
Көчле рухлылар уены
15 гыйнварда Уфада республика гына түгел, халыкара күләмдәге иң зур спорт вакыйгаларының берсе – “Хоккей йолдызлары атналыгы”на старт бирелде. Аның кысаларында шушы спорт төре буенча турнирлар, өлкәннәр һәм балалар, яшүсмерләр хоккей лигасы уеннары үткәрелә.