ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
28 Май 2019, 15:55

Таскаклыда имамнарның чираттагы җыелышы узды

Бүген “Гөлҗиһан” мәчетендә имамнарның чираттагы җыелышы узды. Ул район мөселманнарының имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров рәислеге астында үтте. Анда район авыллары мәчет-мәхәлләләренең имам-хатыйплары, муниципаль раййон хакимиятенең мәгълүмат аналитика бүлеге җитәкчесе Айгөл Нәбиева, Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Камалова, авыл старостасы Радик Маннанов катнашты. Тәүдә Галим хәзрәт имамнарны сәламләде, изге Рамазан ае, Ураза гаете бәйрәме, фитыр сәдакасы турындагы сорауларга аңлатма бирде. Авылның имам-хатыйбы Рәфыйкь хәзрәт Әхъяров мәчеткә йөрүчеләр саны артсын иде дигән теләкләрен белдерде. Моннан тыш, авыл иманнары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, хуҗалык оештыру мәсәләләренә кагылдылар.
Читайте нас: