ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
3 июль 2019, 18:07

Чишмәләр яны һәрчак тәртиптә

Чишмә гомер- гомергә яшәү чыганагы, сафлык билгесе, кадерле урын саналган. Соңгы елларда авылларда чишмәләргә яңадан җан керә, алар матурлана. Районыбызның Калмашбаш авыл биләмәсендә су чыганакларын- чишмә, буа буйларын тәртиптә тоту гадәти күренеш. Авыл биләмәсендәге бюджет учреждениясе хезмәткәрләре тырышлыгы белән “Кырла” “Бәдгетдин”, “Закир”, “Сөләйман” чишмәләре территорияләре, урамнарда урнашкан колонкалар яны һәрчак чистартылып, чүп үләннәреннән чабылып тора. Ә инде яз көне буа буйларын тазартуда укучы балалар да катнашты. Балаларга экологик, әхлак тәрбия бирүнең менә дигән чарасы да бу. Авыл Советының эшләр белән итүчесе Рида Даутова хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә генә “Закир чишмә”сенең тирә – ягын тазартып, чүп үләннәреннән арындырып куйганнар. Авыл уртасындагы колонкада урнаштырылган самовар да чагу төсләргә буялып ялт итеп тора.Ә инде чишмә буйларында матур традицияләрне дәвам итеп авыл бәйрәмнәре гөрләп үтә.
Читайте нас: