ИГЕНЧЕ
-16 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
8 июль 2019, 17:49

Галимовлар гаиләсендә дүртенчегә ир бала туды.

Бүген - 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район хастәханәсенең тудыру бүлегендә яңа туган Исламның әти-әнисенә тантаналы рәвештә баланың туу турында таныклыгы тапшырылды. Гөлфия һәм Азат Галимовлар гаиләсендә бу сабый – дүртенче бала. Район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Йосыпова гаиләгә бәхет, уңышлар, балалары сау – сәламәт булып үсүен, үзләренең уңышлары белән сөендереп торуларын теләп таныклык, чәчәкләр, бүләк тапшырды. Моңа кадәр 3 ул тәрбияләгән Галимовлар гаиләсенә нәни Ислам яңа бәхет алып килсен.