ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
8 июль 2019, 14:04

Мәктәпләр яңарып китәчәк

"Заман мәктәбе" гомумдәүләт проекты кысаларында район үзәгенең беренче урта мәктәбендә һәм гимназиядә ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Яңа Балтач урта мәктәбен төзекләндерү "Санлы белем бирү даирәсе" программасы хисабына тормышка ашырыла.
Имәнлекул урта мәктәбенең җылыту системасын капиталь ремонтлау буенча документлар килешенү стадиясендә, дип хәбәр иттеләр безгә муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегеннән.
Шулай ук әлеге чорда авыл җирлегендәге гомум белем бирү учреждениеләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә шартлар тудыру максатында тормышка ашырылучы программа чикләрендә Яңа Коты мәктәбендәге спорт залы яхшылап ремонтланыла. Район үзәгендәге 4нче һәм 6нчы санлы балалар бакчаларында 1,5 тән 3 яшькәчә балалар өчен яңа өстәмә урыннар булдыру ниятеннән биредәге спорт залын һәм кабинетларны үзгәртеп коралар. Җирле инициативаларын хуплау программасы нигезендә Сыйрышбаш тулы булмаган урта мәктәбенең тәрәзәләре һәм идәннәре алмаштырылачак.
Бер үк вакытта районыбыздагы барлык мәктәпләрдә дә косметик ремонт эшләре җәелдерелде.
Яңа уку елын, һәр елдагыча, мәктәпләребез яңарып, төзекләндерелеп каршы алачак.
Читайте нас: