ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
8 июль 2019, 12:43

Ромашка чәчәгенә изге теләкләрен яздылар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрлык көне уңаеннан Яңа Коты авыл китапханәсендә яшь китап укучылары өчен әхлакый дәрес үтте. Чараны ачып китапханәче Гөлнур Садрыева балаларга изге Петр һәм Феврония турында легенда сөйләде. “Гаилә кыйммәтләре булган - мәхәббәт, хөрмәт, тугрылык, дуслык, намуслылык кебек сыйфатлар һәрберебездә гаиләдә тәрбияләнә”, - диде чыгышында Гөлнур Малик кызы. Дәрес барышында яшь китап укучылар “Гаилә” мини - викторинасында, “Мәкальне тәмамла” , Табышмакка җавап тап” кебек интелектуаль уеннарда катнаштылар Чара соңында алар әлеге бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәгенә якыннарына матур, изге теләкләрен яздылар.
Читайте нас: