ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
16 июль 2019, 17:31

“Җәйге укулар”дәвам итә.

Калмашбаш авыл китапханәсендә балалар өчен төрле чаралар уздырыла “Җәйге укулар” исеме астында биредә нәни китап укучылар өчен ямьле акланда күмәкләп китап уку оештырылды. “Түгәрәк буенча һәм бер-беребезгә укыйбыз” дип аталган укуларда балалар табигать һәм хайваннар дөньясы турында хикәяләр, әкиятләрне кызыксынып укыдылар, табигатьне саклау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Китапханәче Гүзәл Латыйпова һәрбер сорау тулы аңлатма бирде, викторина сорауларына, табышмакларга да балалар җаваплар таптылар. Танып – белү сәгатендә нәни укучылар үз фикерләрен дә әйтеп, мисаллар китерделәр. Чара ямьле табигать когчагында бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.
Читайте нас: