ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
18 июль 2019, 18:25

Палаткалы лагерь ачылды

“Акчарлак” балаларны җәйге савыктыру һәм ял лагере янәшәсендә 16 сыннан 25 июльгә кадәр “Яшь армияче” палаткалар лагере эшләячәк. 17 июльдә аны ачу тантанасы үтте.
Матур табигать кочагында гимназиядә, Чакмагыш беренче, Иске Бәшир, Яңа Балтач, Тозлыкуш, Үрнәк, Калмашбаш, Имәнлекул, Юмаш, Рапат урта мәктәпләрендә һәм Башкортстан аграр-технологик колледжының Чакмагыштагы филиалында белем алучы 30 үсмер егет һәм кыз ун көн дәвамында палаткалар лагеренда көч җыячак, сәламәтлекләрен ныгытачак, яңа дуслар белән аралашып, озак вакытларга җитәрлек тәэссоратлар туплаячак.
Лагерь директоры – Рәҗәп урта мәктәбе укытучысы Илсур Мазһар улы Саматов, хәрби һәм физик әзерлек җитәкчесе Динар Радис улы Әхмәдиев, вожатыйлар Диана Анатольевна Ермолаева, Айсылу Флүс кызы Низаметдинова. Яшьләр үзәге директоры Фирүзә Фәнәви кызы Сакаева, педагог-оештыручылар Миләүшә Ядкарь кызы Гобәйдуллина һәм Флорида Фларит кызы Камалова белән берлектә үсмерләрнең ялын файдалы һәм күңелле үткәрү өчен бөтен көчен салачак.
Лагерьны тантаналы ачу чарасында муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова да катнашты һәм үсмерләргә изге теләкләрен җиткерде. Яшь армиячеләр үзләренең шактый әзерлекле булуын дәлилләделәр, матур чыгышлары белән сөендерделәр. Алар өчен бу ун көн бәла-казаларсыз, күңелле һәм файдалы үтүен телибез.
Читайте нас: