ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 август 2019, 12:14

Шигырьләре җанга шифа бирә

Районыбызның Иске Бәшир авылында туып үскән, бүгенге көндә Италиядә яшәүче шагыйрә Алия Солтан (Насыйбуллина) интернеттагы социаль челтәрләр аша күпләргә таныш. Ул бик күп шигырьләр авторы, иҗат җимешләре тупланган китаплары Казан шәһәрендә басылып чыкты. Аның шигырьләре чын күңелдән язылган, ихлас, хис-тойгыларга бай. Алар хатын-кызлар, хуҗабикәләр, әниләр, ир-атлар, балалар турында, югалу-табышлар, яхшылыкка өмет, ышаныч, туган якка мәхәббәт хакында. Алия Солтан язган шигырьләргә җырлар язылып, Башкортстан һәм Татарстан республикасының танылган җырчыларының репертуарында концертларда, радио, телевидениедә еш яңгырый. Шушы көннәрдә туган ягыбызга ялга кайткан якташ шагыйрәбез белән очрашып, әңгәмә кордык.

–Алия хис-тойгыларны, кичерешләрне рифмага салу теләге, илһам кайчанрак туа башлады?

–Шигырьләрне мин мәктәптә 7 сыйныфта укыганда яза башладым. “Комсомол прожекторы” дип аталган мәктәп гәзитендә бастырылды алар. Беренче буклет формасындагы шигырьләр җыентыгым Уфада Башкорт дәүләт университеты типографиясендә бастырылды. Ә инде “Мин тормышка багам” дип аталучы китабым 2016 елда чыкты. Бүгенге көндә тагы бик күп иҗат җимешләрем тупланды. Алар инде “Язмышлар” дип аталган китабымда дөнья күрәчәк. Балалар турында шигырьләремне дә аерым китап итеп чыгарырга дигән ниятем бер. Тормышка ашырырмын дип уйлыйм.

–Нинди генә темага язсагыз да, ул шигырьләрегез шундый җиңел, гади һәм аңлаешлы килеп чыга. Тел байлыгы, сүз матурлыгы сезгә каян килә?

–Күңел байлыгы нәнәй-картәтиләрдән, әти-әниемнән бирелгәндер, мөгаен. Чөнки бик җырлы-моңлы нәсел безнең. Йортыбызда туганнар җыелган табыннарда әти-әнием бик матур итеп сөйләп, җыр-моң белән үтә иде алар. Үзем дә концертлар алып баручыларга сокланып карый идем. Аннан бик күп китаплар укыйм, китап укымаган кешенең сүз байлыгы булмый.

–Күпләр минем белән килешәдер дип уйлыйм, күңел төшкән вакытларда Алия, сезнең шигырьләрегез җанга шифа бирә, чынлап та, ниндидер сихри тылсымы бар, ахрысы. Кайда соң ул тылсымлы кое, илһам кайдан килә, шигырь җиңел языламы?

–Илһам инде ул, уйламаганда, көтмәгәндә килеп күңелне кага. Шигырьләр минем өчен җиңел языла. Нинди генә темага язсам да авырсынып язганым юк. Иҗат сер инде ул, кеше үзе дә – сер. Һәр шигыремнең үз язмышы, язылу тарихы бар.

–Үзегез язганнарны укыргак яратасызмы?

–Бик яратам укырга. Кабат-кабат укып та куям.

–Чит илдә яшәсәгез дә, социаль челтәрләр аша якташларыгызга, дусларыгызга көн саен ялкынлы сәламләрегезне, өр-яңа шигырьләрегезне җибәреп кенә торасыз, сагыну хисләрен шулай басасызмы?

–Минем өчен аралашу, шигырьләремә карата башкаларның, дусларымның фикерләрен уку бик кирәктер, дип уйлыйм. Сагыну белән дә бәйле инде ул, әлбәттә.

–Италиядә яшәүче татарлар белән аралашасызмы?

–Италиядә татарлар, башкортлар оешмасы бар, “Сабантуй” һәм башка чараларны еш оештырабыз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган кичәдә үземнең шигыремне укыдым. Тагы да Татарстанның мәшһүр җырчысы Зөһрә Сәхәбиева һәм Италиядә яшәүче опера җырчысы Рәфис Хөснетдиновның концерты Рим шәһәрендә оештырылды, анда мин дә катнаштым. Италиядә бик күп татарлар яши, аралашып, концертлар куеп бердәм булып яшибез.

–Белүемчә, туган ягыбызга кайткач та иҗатыгыз тукталмый, бүгенге көндә нинди мәшәкатьләр белән яшисез?

–Әйе, мин – тормышны яратучы кеше. Гап-гади эш тә миңа зур илһам бирә. Шуңа да иҗатташ дусларым белән Чакмагыш мәдәният йортында 9 август кичендә “Эх-ма, туганнар” дип аталган концерт программасын якташларыма тәкъдим итәм. Әлеге мәдәни чарада минем шигырьләремә язылган җырларны башкаручылар – Башкортстан һәм Татарстаннан, Ерак Себер һәм илебезнең төрле төбәкләреннән танылган артистлар катнашачак. Иҗат кичәмне дусларым Лилия Вәхитова һәм Радик Шәймөхәммәтов алып барачак. Дусларым, якташларымны, көтеп калам. Иҗат кичәм үткәч инде шушы темага багышланган шигырьләремне дә язарга уйлап торам.

–Алия, җыр бәйрәмең тулы зал белән үтсен. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Туган якта тагы да очрашулар насыйп булсын!

–Зур рәхмәт әйтәсем килә, сезгә “Игенче” гәзите мөхәрририятенә, минем шигырьләремне дә гәзиттә халыкка җиткерүегез өчен, гади генә бер ханымны зурлап редакциягә чакырып әңгәмә оештыруыгыз өчен. Кайда гына яшәсәм дә Ходайдан бәрәкәтле гомерләр, иман байлыгы, тән саулыгы, җан тынычлыгы, күңел бәйрәмнәре сорыйм. Иң мөһиме – үз-үзең белән гармониядә яшәү һәм яшәүне, кешеләрне ярату. Бәхетнең дә, иманының да нигезе шунда. Барча гәзит укучыларыма, якташларыма дә бәхетле булып, иман байлыгында яшәүләрен телим.
Читайте нас: