ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
7 август 2019, 19:09

Асылыкүлдә ялда булдык

“Өченче буын халык университеты” программасы чикләрендә өлкән яшьтәге райондашлар белән дистә еллап шөгыльләнәбез инде. Хаклы ялга чыккач та боегуны белмәгән, сәламәтлеген кайгырткан, өстәвенә буш вакытларын файдалы шөгыльләрдә, күңеллле сәяхәтләрдә үткәрүне хуп күргән чордашларым белән аралашу һәрвакыт истә калырлык була. Бергә җыелганда хәлләребезне белешәбез, спорт-сәламәтләндерү күнегүләре үткәрәбез, матур итеп аралашып, вакыт уздырабыз.
Теләк-максатларыбызны тормышка ашыру өчен безне аңлап, һәрчак ярдәм итеп торган кешеләр булуга да шатланып бетә амыйбыз. Әле күптән түгел, 23-24 июль көннәрендә барлыгы 20 кеше бергәләшеп Башкортстаныбыз легендагы – Асылыкүл буенда ял итеп кайттык.
Иң тәүдә ниятебезне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка җиткердем. Игътибар белән тыңлады һәм, үтенечемне куәтләп, урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова белән хакимиятнең эшләр идарәчесе Радик Фәрит улы Әмирхановка ярдәм итәргә күрсәтмә бирде.
Гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов безгә мәктәп автобусы бүлде һәм билгеләнгән көнне үзләрендә җыеп, автобуска утыртып сәяхәткә озатып җибәрде. Водителе Фәнзил Гарифуллин бик оста йөртүче дә, менә дигән әңгәмәче, хәстәрлекле кеше дә булып чыкты – безне ике көн дәвамында сокланып сөйләрлек сәяхәттә исән-имин йөртеп алып кайтты.
Төркемебезнең иң актив әгъзаларының берсе Тәскирә Мөгалим кызы Гыйльванова исә һәммәбезне дә кызы Тамараның дачасында сыендырды, без анда чын-чынлап әкияттәгечә ял иттек, зур кунаклар булдык. Барлык эшләр уртасында кайнаган актив әгъзалар Мәүлидә Зәйдуллина, Светлана Асылова, Сәмәрә Ягафәрова, Рәсимә Такыянузова, Альбина Мусина, Венера Шәйдуллина, Зәһилә һәм Фәрит Төхвәтуллиннарга шулай ук зур рәхмәт җиткерәсе килә.
Без, яшь чакларыбыздагы кебек, көненә дүртәр тапкыр Асылыкүлнең зәңгәр дулкыннары кочагында су коендык, алтындай комлыгында кызындык, ә кайтуыбызга һәр көнне дачада кунак сые көтеп торды. Изгелекле, юмарт күңелле кыз үстергән Тәскирә Мөгалим кызына да, аның кызы Тамарага да рәхмәтләребез шулай ук иксез-чиксез.
Иң зур рәхмәтләр, әлбәттә, хакимият башлыгы Реканс Ямалеевка, аның хәстәрлекле урынбасарларына, муниципаль район Советы депутаты, чын укытучы, хәстәрлекле педагог, оста җитәкче Ратмир Камилҗановка һәм аның кул астында эшләүче водитель Фәнзил Гарифуллинга. Изгелекле гамәлләрегез савап булып кайтып, хезмәтегездә зур уңышларга ирешегез, исән-сау булыгыз.
Читайте нас: