ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
7 август 2019, 14:22

Башкортстанның туристлар җәлеп итү мөмкинлекләре күрсәтелде

Кырмыскалы районының Таусеңер авылы янындагы тугайда республика журналистларының һәр елдагы традицион фестивале – “Журфест” үтте.
Быел ул “Руспубликаңны яхшы бел!” девизы астында оештырылды. Фестиваль мәйданчыгында кунакларга башкорт, татар, рус, мордва, чуваш ихаталары күрсәтелде, аларда милли киемнәрдәге кызлар милли аш-су, шул исәптән талкан, курмач,корыт һәм башка ризыклар тәкъдим иттеләр. Теләүчеләргә буза эчемлеген әзерләү серләрен дә өйрәттеләр.
Кунаклар шулай ук җайдакларның күрсәтмә чыгышларын карады, “Мәргән укчы” ярышлары үткәннән соң үзләре дә җәядәге уктан атып карады.
Фестивальдә алдагы көнне үткән Инфорум спикерлары да катнашып, күргәннәренә соклану кичереп утырды. “Ведомости” гәзитенең “Карьера һәм менеджмент” рубрикасы редакторы Юлиана Петрова белдерүенчә, Башкортстан кызыксындырырлык әйберләргә ифрат бай, биредә туризмны үстерү максатындагы идеяләрне көрәп алырлык, әмма Мәскәүдә Башкортстан, Уфа турында бик аз беләләр әле.
Фестивальнең матбугат үзәгендә журналистлар һәм “Башнефть-розница” компаниясе топ-менеджерлары республикада эчке туризмны үстерүгә кагылышлы актив әңгәмә алып барды. Соңгылары автомашиналарга ягулык салу станцияләрендә үткенчеләр өчен өстәмә сервис уңайлыклары тудыру идеясен күтәреп чыктылар, ә журналистларны хезмәтләргә хак мәсьәләләре кызыксындырды.
Артабан журналистлар өчен спорт бәйрәме башланды. Волейбол мәйданчыгында кызу уеннар, аркан тартышу, гер күтәрү, армреслинг, дартс, йомырка салынган кашыкны авызга кабып әйләнә буйлап йөгереп узышу кебек ярышларда Чакмагыш мәгълүмат үзәге вәкилләре дә катнашты һәм призлы урын яулап, грамота белән истәлекле бүләккә лаек булды.
Читайте нас: