ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
7 август 2019, 13:58

Сездән – сорау, бездән җавап:

“Корбан итенең сөякләрен нишләтергә? Этләргә, мәчеләргә ашатырга ярыймы? Хатын-кызга корбан чалган җирдә торырга ярыймы?”.
Айгөл Г., Тозлыкуш авылы.
Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров җавап бирә:
–Корбан итенең сөяген, итен, калдыкларын эткә, мәчегә бирергә ярый, әмма шунысы бар: корбаннан калган калдыклар теләсә кайда аунап йөрергә тиеш түгел. иң киңәш ителгәне: әлеге калдыкларны күмеп куярга кирәк. Корбанны кешенең үзе чалуы хәерле, башка кешегә эшләтергә дә мөмкин. Хатын-кызга корбан чалган урында торырга рөхсәт ителә.
Укыйк һәм уйланыйк.
Читайте нас: