ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
7 август 2019, 14:02

Яңалык: мәктәпләрдә шахмат фәне кертеләчәк

Бу елның беренче сентябреннән кече сыйныфларда шахмат фәне укытыла торган мәктәпләр саны артачак. Хәзерге вакытта Русиядә 1800 мәктәптә шахмат дәресе укытыла. Бу барлык мәктәпләрнең 48% дигән сүз. Аерым регионнарда эксперимент рәвешендә кертелгән бу фән яхшы нәтиҗәләргә китергән, шуңа күрә, шахмат фәне укытыла торган мәктәпләр саны артачак. Укыту программалары, дәреслекләр инде әзерләнгән, бары тик тәҗрибәле педагоглар гына табасы калган. Депутат Ольга Васильева фикеренчә, бу балаларга файдалы гына булачак. Бу тәҗрибә кулланылган чит ил һәм Русия мәктәпләрендә балаларның уку процессында өлгереш күрсәткече 35-40% ка югары. Бу интеллектуаль уен балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерә.
Чыганак: matbugat.ru.
Читайте нас: