ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
13 август 2019, 17:04

Иманлы авыл бәйрәме

Районыбызның Сыйрышбаш авылында 11 августта олы тарихи вакыйга булды. Корбан гаете бәйрәме көнне авылның 320 еллыгы да истәлекле билгеләп үтелде. Бу көнне авыл урамнары халык белән тулы булды. Иртән иртүк ява башлаган яңгыр да туктап, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр кояш үзенең җылы нурларын сипте. Чарага әти-әниләре янына гел кайтып йөрүчеләр дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да җыелган иде. Беренче тапкыр оештырылган “Исәнмесез, авылдашлар” бәйрәме төрле бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр-биюләр белән үтте.
(Авыл бәйрәменнән репортажны гәзитебезнең киләсе саннарында укый аласыз).
Читайте нас: