ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
2 сентябрь 2019, 17:51

Гимназиядә Белем көне үтте

Бүген – 2 сентябрьдә районыбызның барлык белем бирү учакларында да Белем бәйрәме билгеләп үтелде. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан малайлар һәм кызлар бер елга үсеп, янәдән яңа уку елын башлап җибәрде. Уку йортлары кабат кыңгырау чыңына һәм балаларның шат авазына күмелде. Традиция буенча буенча һәр мәктәпкә Яңа уку елы белән котларга район җитәкчеләре һәм кунаклар килә. Гимназиянең мәртәбәле кунаклары быел – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Яна Гайдук, район прокуроры Алмаз Абдюшев, “Заря” хуҗалыгы рәисе Зәбир Гыйлемханов һәм район мәгариф бүлегенең методик кабинет мөдире Гүзәл Агиева булдылар. Быелгы уку елында гимназия 1061 укучы өчен үз ишекләрен ачты, беренче сыйныфка исә 120 бала килде. Тантаналы чарада чыгыш ясап, Реканс Фәнил улы гимназия укучыларына һәм коллективка яңа уку елында яңадан-яңа уңышлар теләде, районда балаларның хәвефсезлеге өчен агымдагы елда бихисап уңайлы шартлар булдырылуын билгеләп үтте. Күркәм традиция буенча гимназиянең уку алдынгылары бүләкләнде, 11 сыйныф укучылары беренчеләрне тәбрик итеп, матур теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгелләр: 11 сыйныф укучысы Айгиз Мадияровның көчле иңнәрендә – кулына кыңгырау тоткан күбәләк кебек ап-ак тасмалы кызчык, беренче сыйныф укучысы Амирә Шәйдуллина.
(Тантаналы чарадан тулырак репортажны гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз).
Читайте нас: