ИГЕНЧЕ
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 сентябрь 2019, 19:53

Хуш, ямьле җәй! Саумы, мәктәп!

Төсле шарлар белән бизәлгән, ерактан ук дәртле көйләр агылып торган Чакмагыш беренче урта мәктәбендә яңа уку елы башлануын белдергән традицион тантанада муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Балалар иҗат үзәге методисты Гөлназ Рәдиф кызы Вилданова һәм башка почетлы кунаклар катнашты.
Чара мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтовның котлау һәм нәсихәт сүзләре белән башланып китте. Артабан бишенче сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Котлау сүзләре белән чыгып, Светлана Фларис кызы Шакирова укучыларга тырышып белем алуларын, укытучыларга һөнәри эшчәнлекләрендә артабан да уңышлар, әти-әниләргә сабырлык һәм газиз балаларының беренче ярдәмчеләре булып калуларын теләде һәм бүләкләр тапшырды.
Гөлназ Вилданованың чыгышы да ихлас теләкләр белән озатылды. Мәктәп директорының укыту-тәрбия бирү эшчәнлеге буенча урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова узган уку елында зур уңышлар яулаган укучыларны бүләкләү турындагы боерык белән таныштырды, директор аларны һәр алдынгы укучыга кулын кысып тапшырды.
Артабан үзәккә быел беренче сыйныфта укыячак сабыйлар чакырылды. Альмира Хамил кызы Васильева, Марина Александровна Фәтхуллина һәм Ләлә Фоат кызы Имәнгулова кул астында 1А, 1Б һәм 1В сыйныфларында өрь-яңа дөнья ишеген ачып керәчәк 85 укучы үзләрен ярыйсы гына әзерлекле итеп күрсәттеләр, шигъри юллар һәм дәртле җырлар аша тырышып укырга вәгъдә бирделәр. Унберенче сыйныф укучылары (алар быел 33) аларга символик Белем иле капкасы ачкычын тоттырдылар.
Иң дулкынландыргыч мәл – тәүге кыңгырау чыңы. Аны унберенче сыйныф укучысы Артур Зариповның иңендә беренчедән Юлия Солтанова яңгыратты.
Яңа Котыдагы филиалы белән бергә әлеге белем йортында агымдагы уку елында 93 укучы беренче сыйныфка килде. Аларга һәм башка укучыларга тыныч күк йөзе астында рәхәтләнеп белем алуларын телибез. Бөтен изге максатларыгыз тормышка ашсын!
Читайте нас: