ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 сентябрь 2019, 13:06

Һәйкәлләр – тереләр өчен

Тайняш авылында яугир якташлар хөрмәтенә стела ачылды
Узган атнада Тайняш авылында шушы биләмгә караган авыллардан Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык яугирләр исемнәре мәңгеләштерелгән стела ачу тантанасы булды. ул “Эшлекле гамәлләр” проекты нигезендә тормышка ашырылды.
Авыл уртасында – хуҗалык идарәсе һәм мәчет биналары арасында шушы биләмәгә караган авыллардан Бөек Ватан сугышына алынган, дәһшәтле алыш яланнарында ятып калган, яулардан исән әйләнеп кайту насыйп булып, гомерләрен намуслы хезмәттә үткәргән, әмма бүгенге көнгә килеп җитә алмаган барлык каһаран яугирләр исемнәре уеп язылган мәрмәр һәйклне ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанс мәьсәләләре буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов, муниципаль район Советы депутаты, “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов, авыл биләмәсе ветераннары советы рәисе Мөдәрис Хуҗа улы Гарипов катнашты.
Тантананы ачып җибәреп, чараны алып баручы Гүзәл Ханова арада Бөек Ватан сугышы каһарманы, Әхмәт авылында яшәүче Әкрам Мөбәракша улы Шәфыйковның да булуы турында белдергәч, җыелучылар аны дәррәү алкышлады.
Иң тәүдә биләмә башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков сүз алды. Ул бүгенге чараның халык, бигрәк тә яшь буын вәкилләре өчен үтә әһәмиятле булуын дәлилләп, билгеле калссикның: “Һәйкәлләр – терелер өчен”, – дигән канатлы сүзләрен китерде. Барлык авыллардан ил чакыруы буенча да, үзләре теләп тә авыз дошманга каршы яуга күтәрелгән, үлемсез батырлыклары белән үзләрен данга күмгән һәр яугирнең исеме онытылырга тиеш түгел, диде ул. Бигрәк тә Советлар Союзы Герое, мәргән укчы Вахит Газим улы Гасимовның, шулай ук йөзәрләгән башка яугир якташларының үз-үзләрен аямыйча безгә бүгенге тыныч тормышны яулап бирүе бездән соңгы буыннар хәтерендә дә мәңге яшәячәк, авыл уртасындагы шушы изге урын ел әйләнәсе чәчәкләргә күмелеп торыр, диде.
Һәйкәл өстендәге ак япманы ачу хокукы Дамир Фәнил улы Низамов белән ветераннар советы рәисе Мөдәрис Хуҗа улы Гариповка бирелде. Венок һәм чәчәк гөлләмәләре салганнан соң тантанада катнашучылар алдында Дамир Низамов, Ирек Усманов, Лиюза Дәүләтова, Фәргать Ваһапов чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышы яугире Әкрам Шәфыйковның яудашлары, чордашлары истәлеген мәңгеләштерүчеләргә рәхмәт сүзләре һәм килер буыннарга әйтер киңәшләре көчле алкышларга күмелде.
Авыл имам-хатибы Флүр хәзрәт Якупов яугирләр истәлегенә Коръән аятьләре укып ишеттерде.
Тантаналы митинг ябылганнан соң укучы балалар шигъри композиция тәкъдим итте, Рузилә Бакирова фронт еллары җырын яңгыратты, балалар коллективы “Катюша” биюен башкарды, Илдар Хәмидуллин “Кабынмасын сугыш уты” җырын ишеттерде.
Читайте нас: