ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 сентябрь 2019, 16:22

Җәй буена сагынылган

Калмашбаш урта мәктәбендә агымдагы уку елында 87 бала белем ала, аларга үз һөнәрләренә гашыйк, укучылар һәм ата-аналар белән уртак тел табып эшләүче 15 педагог төпле белем һәм ныклы тәрбия бирә.
2 сентябрьдә биредә үткән яңа уку елы башлануга багышланган чараны унберенче сыйныф укучылары Виктория Миңнеханова белән Элина Габдуллина күркәм шигырь юллары белән ачып җибәрде. Мәктәп директоры Илнур Ильяс улы Насыйбуллин тантанада катнашучыларны Белем көне белән ихлас тәбрик итеп, яңа уку елында уңышлар теләде. Көчле алкышлар астында үзәккә сыйныф җитәкчеләре Вәсилә Шамил кызы Гыймаева белән берлектә быел тәүге тапкыр мәктәпкә килгән унбиш укучы – ун малай һәм биш кыз үтте. Белем дөньясына яхшы әзерлек белән килүләрен раслап, алар матур шигырьләр аша үз теләк-максатларын белдерде, җырлап һәм вальс әйләнеп тә күрсәттеләр.
Почетлы кунаклар – авыл биләмәсе башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов, район “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов, муниципаль район Советы рәисе, авылдашлары Салават Зәки улы Гыйззәтуллин, Балалар иҗат үзәге педагог-оештыручысы Айгөл Зиннур кызы Капитонова, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Марат Хәлфин улы Байгускаров, ихлас котлау һәм изге теләкләрен җиткереп, быел беренче сыйныфка укырга кергән сабыйларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Иң дулкындандыргыч мәл – яңа уку елы башлануын белдереп, җиз кыңгырау шалтырады. Аны унберенче сыйныфта укучы Илвир Кәримов белән беренчедән Азалия Гайсина яңгыратты.
Азактан Җиңү паркында Батырлык дәресе үтте.
Читайте нас: