ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 сентябрь 2019, 12:39

Кизүгә каршы – яхшы әзерлек белән

Башкортстанда 1,8 миллион кеше гриппка каршы иньекция казатачак
Республикабызда 2019-2020 еллар сезонына гриппка каршы вакциналау кампаниясе башланды. Ул 4 сентябрьдән старт алган Бөтенрусия акциясе чикләрендә бара. Быел Башкортстан халкының 45 процентына гриппка каршы иньекция кертеләчәк.
Вакцина республикабызга Владимир Путинның май Указында кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” Гомумрусия дәүләт проекты чикләрендә кайтарыла. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Максим Забелин билгеләвенчә, әлеге препарат бик яхшы сыйфатлы, ул кешеләрнең күпчелеген эпидемия чорында күзалланылган штаммнардан курчаларга ярдәм итәчәк. Шул үк вакытта бу вакцинаның организмга зыянлы йогынтысы юк.
Вакцина беренче очракта балаларга һәм хәвеф төркеменә кертелгән гражданнарга: 60 яшьтән өлкәнрәк, бронх-үпкә һәм йөрәк-кан тамырлары чирләреннән җәфаланучы, матдәләр алмашу процессы һәм иммунитеты бозылган кешеләргә ясалачак. Шулай ук тәү чираттагылар арасында мәгариф, сәламәтлек саклау тармаклары хезмәткәрләре һәм халыкның социаль әһәмиятле катламнары вәкилләре дә бар.
Прививканы бүгеннән үк сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләтергә мөмкин. Моннан тыш, аерым урыннарга медиклар үзләре барып эшләүне дә планлаштыра.
Фото: Интернет челтәреннән.
Читайте нас: