ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
11 сентябрь 2019, 18:39

Хезмәтендә иң кирәкле кеше

Һәр кеше язмышын үз куллары белән яза, диюләренә үз гомеремдә күп инанганым бар. Тырышлыгы, булдыклылыгы, кешеләр белән яхшы мөгамәлә итә белүе белән башкарган хезмәтендә иң кирәкле кешегә әверелгән дустым Хәмәди Әхмәди улы Галиев турында да шушы сүзләрне сөйләргә мөмкин. Чынлап та, тынгысызлыгы, оста куллары белән үзенә сызган юлдан ул быел җитмешенче көзен каршыласа да, һаман кирәкле кеше булып кала һәм аны беркем дә хаклы ялга китәргә кыстамый да.
Каразирек авылында уңганлыгы белән аерылып торган Бәдәр апаның улына ныклы тәрбия биреп, кеше арасында ким-хур итми үстерүен бүген дә Хәмәди олы ихтирам хисләре белән телгә ала. Аның кебек әтисез үскән балалар ул чакта авылда зур күпчелекне тәшкил итә, Бәдәр апа кебек олы йөрәкле хатын-кызларга бер үк вакытта әти тәрбиясен дә биреп үстерергә туры килә.
Туган җирендә кирәк булды, диләр Хәмәди кебекләр турында. Каразиректә, артабан урта белемне Имәнлекул мәктәбендә алгач, күп яшьтәшләре кебек, авылда төпләнергә карар итә. Армия хезмәтен җиренә җиткереп башкара, күкрәгенә медаль тагып кайтуы – аның никадәр җитди ил сакчысы булуына ачык дәлил.
Ринат Вилданов, хезмәт ветераны.

(Язманың ахырын гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз).
Читайте нас: